Җәмгыять
9 Декабря 2019, 21:40

Синоптиклар кисәтә: сак булыгыз!

Ап-ак карлы, салкынча кышларны сагындырды инде...

Добавить в предпочтительные источники Google
БРның Гидрометеорология һәм тирә-як мохитне мониторинглау идарәсе республика территориясендә 10 декабрьдә төнлә һәм иртән хәвефле табигать күренешләре хакында хәбәр итә.
Белгечләр көньяк-көнчыгыш районнарда куе томан төшәчәк дип искәртә. 50 метрдан да ары берни күренмәячәк, диләр синоптиклар.
Шулай ук урыны белән кыска вакытлы җепшек кар явуын, бозлавык булуын фаразлый алар. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан уртача тизлектә исәчәк. Һава температурасы төнлә -2,-7, аязытканда – 13 градуска кадәр, көндез исә тагын җылы - 0, -5 градус салкын булмакчы.
Ап-ак карлы, салкынча кышларны сагындырды инде. Ә һава торышы язлы-көзле кебек. Кул чатырларны янә шкафтан алып куясы булыр микәнни?
Читайте нас