Җәмгыять
10 Декабря 2019, 09:30

Кечкенә булсалар да, геройлар

Бишбүләк районыннан 12 яшьлек Инсаф Миһранов суда баткан кешегә ярдәмгә ташланган.

Добавить в предпочтительные источники Google
Казанда кечкенә геройлар форумында Идел буе федераль округыннан 19 нәни геройны тәбрикләделәр. Алар арасында Башкортстаннан да 10 бала бар. Алар “Яшь герой” бүләгенә лаек булды.
Бала гына булсалар да, алар шушы яшьтә геройлык сыйфатларын күрсәтеп өлгергәннәр. Аларның батырлыклары ярдәмендә кеше гомерләре коткарылган, дип хәбәр итәләр БР буенча “Яшь гвардия” бүлекчәсендә.
Мәсәлән, Шаран районыннан 12 яшьлек Артём Урсаев белән 13 яшьлек Илгиз Далжанов 2017 елның май аенда салда таеп китеп, тирән сулыкка егылган икенче сыйныф укучысын коткарганнар.
Бишбүләк районыннан 12 яшьлек Инсаф Миһранов суда баткан кешегә ярдәмгә ташланган. Көймәдә йөзеп китеп барганда, ул җирдә тончыгып яткан ирне күрә. Ирнең астма өянәге башланган булган. Егет югалып калмый, көймәсендә пенсионер ирне икенче ярга алып чыга. Анда аларны коткаручылар бригадасы көтеп торган.
Алдагы 2020 елда Башкортстанда “Кечкенә геройлар форумы” инде өченче тапкыр узачак. Аны “Яшь гвардия”нең төбәк бүлекчәсе федераль проектка тиңләштереп оештыра.
Читайте нас