Җәмгыять
10 Декабря 2019, 12:10

Башкортстанда елына 10 мең рәсми аборт ясала

Җаваплылыктан курыкканга Башкортстанда 10 меңгә якын бала тумый калган.

Добавить в предпочтительные источники Google
Җаваплылыктан курыкканга Башкортстанда 10 меңгә якын бала тумый калган.
Бу хакта 10 декабрьдә БР Дәүләт Җыелышына Юлламасында республика башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.
«Һәм бу без бюджеттан дистәләгән миллион акчаларны ЭКОга юнәлткәндә. Һәр 400 граммлы сабыйның тормышы өчен көрәшкән вакытта... мин барысын да бу хакта ныклап уйланырга чакырам. Республикабыз һәр сабыйга шат булуын яшь парлар белсен иде. Дәүләт, җәмгыять, без барыбыз да ярдәм итәргә әзер. Без сезнең белән үз яшебез биеклегеннән төгәл беләбез – бала туудан да зур бәхет юк!" — диде Хәбиров.
Читайте нас