Җәмгыять
9 Декабря 2019, 09:45

Начар гадәтләр булмау рейтингында Башкортстан ничәнче урында?

Русиядә начар гадәтләрнең булмавы рейтингы төзелгән.

title
Русиядә начар гадәтләрнең булмавы рейтингы төзелгән.
2018 ел йомгаклары буенча халыкның начар гадәтләре булмаган төбәкләр рейтингында Башкортстан, 69,8 балл җыеп, 42 урынны алды. 2017 елда республика 39нчы иде. Рейтингта илнең 85 субъекты катнашкан.
Төбәкләрдә яшәүчеләр арасында киң таралган зарарлы гадәтләр: тәмәке һәм алкоголь куллану, алкоголь һәм наркотик исереклек халәтендәге җинаятьләр саны, спиртлы эчемлекләр белән агуланып үлүчеләр, наркотик һәм аларның тиңдәшләрен куллану нәтиҗәсендә булган җинаятьләр саны исәпкә алынды.
Рейтинг мәгълүматларына караганда, Русиядә иң сәламәт яшәү рәвешен Төньяк Кавказ Республикалары — Чечня, Ингушетия һәм Дагыстан халкы алып бара. Татарстан һәм Саратов өлкәсе «сәламәт» төбәкләрнең унлыгына кергән. Рейтинг ахырында - Ямал-Ненец автономияле округы, Камчатка һәм Магадан өлкәсе.
Ике башкалага килгәндә, зарарлы гадәтләр таралу рейтингында аларның позицияләре узган ел белән чагыштырганда бераз яхшырган. Мәскәү 53нче, бу алдагы ел белән чагыштырганда дүрт урынга югарырак, Санкт-Петербург 70нче урынга күтәрелгән - бу узган елгы күрсәткечтән алты баскычка яхшырак.
Читайте нас