Җәмгыять
7 Декабря 2019, 19:06

Ульяновск өлкәсе татарлары ничек яши?

Татарларның милли-мәдәни үзәгендә булдык.

title
Ульяновск өлкәсендә үтүче Бөтенрусия татар журналистлары форумы кысаларында Татарларның милли-мәдәни үзәгендә булдык. Мәдәни мөхтәриятнең эшчәнлеге белән таныштык.


Оешма өчен тулы бер бинаны биргәннәр. Әйткәндәй, бина алдында Кол Гали һәйкәле урнаштырылган. Аңа чәчәкләр салдык.


Барлык мәдәни чаралар да әлеге үзәктә үтә икән. Бүген анда 22 кеше эшли. Аларга хезмәт хакы хөкүмәттән түләнә дип сөйләделәр.


Гомумән, очрашу бик җанлы үтте. Шунда ук Ульяновскида чыгып килүче “Өмет” гәзитенә язылу да оештырылган иде. Районнардан җыелган халык белән дә аралаштык.


Аннары Татарстан сәнгать осталары катнашлыгында зур концерт булды. Аны Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов алып барды. Чыгыш ясаучылар арасында Резеда Галимова, Газинур Фарухшин бар иде.
Читайте нас