Борай районының төрле авылларында яшәүче 900дән артык кеше өчен башкалага барып кайту зур мәшәкать тудыра.
Республика прокуратурасы сайтында хәбәр ителүенчә, Борай, Ваныш, Меңле, Тепляк авылларында яшәүчеләр менә инде өченче ел район үзәгенә һәм Уфага барып җитә алмый. Барсалар – кайтып җитә алмый иза чигәләр. Чөнки бу авыллар аша автобус бөтенләй йөреми.
Җәмәгать транспортының әлеге авыллар аша йөрүе 2016 елдан туктатылган.
Гамәлдәге законнарга ярашлы, район территориясендә транспорт хезмәтләндерүен оештыру һәм халыкны илтүне тәэмин итү район хакимиятенә йөкләтелә.
Урындагы прокурор транспорт хезмәтләндерүен тергезү турындагы административ дәгъва гаризасы белән судка мөрәҗәгать иткән.
Нәтиҗәсе билгеле: прокуратура таләбе буенча район үзәге һәм Уфага Борай авыллары аша йөрүче автобус хәрәкәте тергезеләчәк дип хәбәр итәләр ведомстводан.