Җәмгыять
5 Декабря 2019, 11:35

Сәламәт калу өчен киңәшләр

Каннарында холестерин күп булган кешеләргә нәрсә ашарга?

Добавить в предпочтительные источники Google
Каннарында холестерин күп булган кешеләргә нәрсә ашарга?
Аягыгызны көзән җыерганда, бер кулыгыз белән аяк бармакларыгызны тотыгыз һәм үзегезгә таба тартыгыз. Икенче кулыгыз белән аягыгызны тездән тубык сөягенә таба ышкыгыз.
Күз төбегез күгәрсә, шул урынга тизрәк боз салынган пакет куегыз. Әгәр боз булмаса, буш булмаган калай консерва банкасы да ярый.
Бума чир өянәге булганда куе каһвә ярдәм итә.
Күзегезгә чүп керсә берүк уа күрмәгез. Өске күз кабагын аскысына таба тартыгыз. Шулай эшләгәндә күздән яшь чыга һәм ул чүпне юып чыгара.
Әгәр яралансагыз, бер төймә стрептоцитны төегез дә аңа берничә тамчы йод тамызыгыз һәм ярага куегыз, ярагыз күз алдында төзәлер.
Анар(гранат) суты эчегез. Ул кан тамырларын һәм йөрәк мускулларын ныгыта, артериаль кан басымын төшерә, канны чистарта, салкын тиюдән саклый.
Бик борчылсагыз, бер стакан кайнар сөткә чи йомырка сарысы туглагыз, бераз шикәр салыгыз һәм ашыкмыйча гына эчегез.
Теш сызлаганда авызыгызны кызыл чөгендер суты белән чайкагыз, сутны авызда мөмкин кадәр озаграк тотарга тырышыгыз.
Кан басымы югары булганда, көнгә 3 аш кашыгы бодай ашагыз(юып, пешермичә).
Каннарында холестерин күп булган кешеләргә әстерхан чикләвеге ашарга киңәш ителә.
Читайте нас