Җәмгыять
5 Декабря 2019, 12:40

Гыйнвар аеннан - яңа штрафлар

Чүп мәйданчыкларында машиналарын калдыручыларга штраф сала башлаячаклар.

Добавить в предпочтительные источники Google
Чүп мәйданчыкларында машиналарын калдыручыларга штраф сала башлаячаклар.
Башкортстанда чүп мәйданчыкларында, зур габаритлы калдыкларны туплау мәйданчыкларында, аларның алдында һәм чүп кабул итү камералары биналарына керү юлында машинасын калдыручыларга штраф сала башлаячаклар. Закон проектын якындагы пленар утырышта республика Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутатлары караячак, дип хәбәр итә парламентның матбугат хезмәте.
Дәүләт җыелышы рәисе Константин Толкачев әйтүенчә, әлеге закон чарасы күптәнге проблеманы хәл итүгә юнәлдерелгән. Еш кына торак кварталларындагы контейнер мәйданчыкларына, йортларның чүп кабул итү камераларына керү юлларына автомобильләр куеп китәләр. Чүп ташучылар аларга килә алмый. “Автомобильләрне калдырмаска” дигән язулардан файда юк.
Контейнер мәйданчыкларын һәм чүп үткәргечләрне тиешле дәрәҗәдә карау мөмкинлеге булмау экологик хәлгә начар йогынты ясый, дип билгеләп үтте Константин Толкачев.
Хәлне үзгәртү өчен депутатлар штраф салуны күздә тоткан закон проектын кабул итәргә ниятли. Аның нигезендә контейнер мәйданчыкларында һәм чүп үткәргечләргә керү юллары янында парковка өчен физик шәхесләргә – 1 меңнән 2 мең сумга кадәр, вазыйфаи шәхесләргә – 5тән 10 мең сумга кадәр, юридик шәхесләргә 20дән 30 меңгә кадәр штраф салу каралган. Чара халыкның тормыш-көнкүрешен тәэмин итүче объектларда авария эшләре һәм башка кичектергесез эшләр башкаручы, контейнер мәйданчыкларын эксплуатацияләү һәм карап тоту белән шөгыльләнүче хезмәтләр автомобильләренә кагылмый.
Закон декабрьнең пленар утырышында кабул ителгән очракта, штрафлар гыйнвар башында ук гамәлдә булачак.
Читайте нас