Русия президенты Владимир Путинның “зур географик ачышлар ае” бара. Узган атнада ул яңа Мәскәү — Санкт-Петербург трассасын ачуда катнашты. Ике көннән соң тагын да зуррак проект тапшырылды. Президент Владимир Путин белән КХР рәисе Си Цзиньпин “Себер көче” яңа газүткәргече буенча Русиядән Кытайга газ җибәрә башлауга старт бирделәр.
Газ торбасының 2200 километры тайга буенча салынган. Ул “Төньяк агымы” газүткәргеченнән ике тапкырга диярлек озынрак. Проект куәте — елына 39 млрд. кубометр. Русия энергетика министры Александр Новак фаразларына ярашлы, Кытай белән кул куелган контрактка ярашлы, Русия 300 млрд. доллардан күбрәк акча алачак. “Себер куәте” Иркутски һәм Якутия газ табу үзәкләрен тоташтырды һәм Ленск, Нерюнгри, Сковородино һәм Благовещенск тирәсендәге торак пунктларына газ кертү мөмкинлеген бирде.
—Кытай белән Русия арасында кул куелган килешүгә ярашлы, “Себер көче” газүткәргече аша 20 ел эчендә Кытайга триллион кубометрдан күбрәк газ озатылачак,—диде В.Путин.
“Себер көче”н эшләтеп җибәрү елның гына түгел, бәлки, унъеллыкларның мөһим икътисади проекты. Ул эчке базар өчен дә гаять әһәмиятле — газ Кытайга гына түгел, Амур газэшкәртү заводына да озатылачак. Ул исә дөньяда иң куәтле заводларның берсенә әйләнәчәк.
Якын киләчәктә ил җитәкчесенең Кырым күперенең яңа тимер юлы аша поездлар хәрәкәтенә старт бирүе көтелә. Аннан соң “Төрек агымы” һәм “Төньяк агым-2” газүткәргечләре сафка басачак.