Җәмгыять
4 Декабря 2019, 13:35

Эчәкләргә газ җыелса, нишләргә?

Бүген күпләр эченә газ җыелуга зарлана. Тик алар бу теманы оятлыга санап, проблемасын башкалар белән дә бүлешми, табибка да мөрәҗәгать итми...

Добавить в предпочтительные источники Google
Бүген күпләр эченә газ җыелуга зарлана. Тик алар бу теманы оятлыга санап, проблемасын башкалар белән дә бүлешми, табибка да мөрәҗәгать итми...
Арткы юл аша бүленеп чыга торган газлар ашаган вакытта һава йоту һәм ризыкларның ферментлар, микроблар тәэсирендә эшкәртелүе нәтиҗәсендә барлыкка килә. Авыз куышлыгыннан алып ашкайнату трактының икенче очына кадәр газлар, эчәклекнең лайлалы массасы белән кушылып, куыкчыклар хасил итәләр.
Газлар күп җыелганда, эчәкнең бормалы юлларына өреп тутыргандай тулалар. Һәм менә шушы күренеш медицина фәнендә метеоризм дип атала да инде. Эчәклек стеналарының тартылып сузылуы чәнчеп ала торган авыртулар тудыра.
Газлар җыелуны кисәтү өчен сөт ризыклары кулланудан баш тартырга киңәш ителә. Газлар җыелуга шулай ук углеводлар да сәбәпче булырга мөмкин. Углеводлар фасольдә, соя, борчакта, редис, шалкан, кәбестә, абрикос белән бананда да күп. Газларның күпмедер өлеше авыз аша керә. Шуңа күрә дә ашаган вакытта сөйләшмәскә, бигрәк тә аяк өстендә басып ашамаска кирәк. Газлы суларны һәм квас кебек эчемлекләрне салкын килеш һәм аяк өсте эчү дә метеоризмның көчәюенә китерә. Тәмәке тарткан арада сөйләшү дә газларның ашказаны-эчәк трактына күпләп үтүен тәэмин итә. Ашкайнату системасындагы кимчелекләр дә газлар җыелуга булышлык итәргә мөмкиннәр.
Эчәклеккә газ җыелганда нишләргә?
Даруханәләрдә метеоризмга каршы препаратлар күп сатыла. Ләкин чирдән котылу өчен күп вакыт гади дә, организм өчен зыянсыз да халык медицинасы рецептлары күп. Шулай ук активлаштырылган күмер ярдәмгә киләчәк, ул организм өчен зыянсыз. Газлар җыелуны укроп суы, фенхель һәм әнис (тмин) ярдәмендә дәвалыйлар. Метеоризмнан котылу өчен түбәндәге төнәтмәне эчәргә киңәш ителә:
  1. 1 стакан кайнаган суга 2 аш кашыгы вакланган тузганак тамырын салып, 8 сәгать төнәтергә. Моны көнгә 4 тапкыр ашар алдыннан чирек стакан күләмендә эчәргә.
  2. 1 стакан кайнаган суга 1 балкашык кипкән әрем үләнен салып, ярты сәгать төнәтергә, аннан сөзәргә. Көненә 3 тапкыр, ашарга 15 минут кала, берәр аш кашыгы эчәргә.
Читайте нас