Җәмгыять
4 Декабря 2019, 12:35

Бәйрәм көннәре күңелле узсын!

Яңа елга 27 көн калды!

Добавить в предпочтительные источники Google
Яңа елга 3 атнадан артык кына вакыт калды. Якынлашып килгән бәйрәм кәефе сизелә башлады да инде. Уфаның төрле мәйданнарында чыршылар куйдылар, бәйрәм иллюминациясе урнаштырдылар.
Исегезгә төшерәбез: ел башында ук Радий Хәбиров Уфа һәм республиканың башка шәһәрләрен Яңа ел бәйрәменә аеруча истә калырлык итеп чагу бизәргә кирәк дигән иде. Бу шулай булачак та - Башкортстанның тугыз шәһәрендә Яңа ел иллюминациясенә барлыгы 115 млн сум акча тотынылачак.
Быел уфалылар һәм башкала кунаклары бөтен дөньяда танылган ут архитекторы һәм рәссам Италиядән килгән Валерио Фести булдырган композицияләрне күреп сокланачак. Аның хезмәтләре төрле елларда Париж, Стамбул, Мәскәү һәм башка шәһәрләрне бизәгән.
Республика башлыгы Радий Хәбиров сүзләренчә, бу кадәр гүзәллек бюджет исәбенә түгел, ә Башкортстанның эре бер предприятиесе исәбенә башкарылачак.
Бу уңайдан төбәк башлыгы үзенең социаль челтәрләрендә шундый пост язды: “Хәтерегездә булса, бу Яңа елда без шәһәрләребезне аеруча матур итеп бизәргә сүз куешкан идек. Уфа һәм Стәрлетамакта безгә бу эштә билгеле Festi Group компаниясе ярдәм итә. Бу компания зур бәйрәмнәрне, олимпиада ачышларын һәм башка шундый масштабтагы вакыйгаларны бизәү белән шөгыльләнә. Карагыз, ничек матур булачак! Тиздән Яңа ел кәефе барлыкка киләчәк”.
Яңа ел бәйрәмнәре матур гына түгел, ә аек та үтәр дип көтәбез. Белүегезчә, алкоголь сатуга чикләүләр дә кабул ителде.
Шуңа ярашлы, 3 гыйнварда алкоголь сату тулысынча тыела, 4-5-6 гыйнварда спиртлы эчемлекләр иртәнге 10нан көндезге 14.00 сәгатькә кадәр генә сатылачак.
“1 һәм 2 гыйнвар – бәйрәмнәр, без бернинди дә чикләүләр кертмибез. 3 гыйнварда – тәнәфес. 4, 5 һәм 6 гыйнвар көннәрендә ул 10.00-14.00 сәгатькә кадәр вакыт аралыгында сатыла, ягъни көннең беренче яртысында. 7 һәм 8 гыйнварда – гадәти режимга кайтабыз”, - дип сөйләгән иде хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә республика башлыгы хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин.
“Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлекчәсе матбугат хезмәтендә алкогольгә каршы каникуллар планын хәбәр иттеләр. Республика халкына 2-6 гыйнварда узачак Яңа ел гаилә уеннарында катнашырга тәкъдим итәләр. Узышларга әти-әниләре белән бергә 1-4 сыйныф укучылары чакырыла.
Бу уңайдан республика башлыгы Радий Хәбиров түбәндәге фикерен ишеттерде:
“Озайлы табыннардан соң бергә җыелып, спорт белән шөгыльләнеп, вакытны файдалы үткәрү - бик яхшы тәкъдим ул”.
Кибетләрдә алкогольле эчемлекләр сатылу-сатылмауны тикшерер өчен 3- 6 гыйнварда "Халык контроле" төркемнәре даими рейдлар уздырачак.
Шулай итеп, Яңа елга 27 көн калды. Бәйрәм көннәре бәла-казасыз, хәвеф-хәтәрсез үтә күрсен. Яңа елны күтәренке кәефтә каршылыйк, дуслар!
Читайте нас