Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 декабрь 2019, 12:20

Татар булуым белән горурланам!

Әмма телне белмәвем өчен оялам, дигән Русия Герое Дамир Йосыпов.

Граждан авиациясе очучысы, Русия Герое Дамир Йосыпов татар булуы белән горурлануын әйткән. “Телне белмәсәм дә үземнең татар милләтеннән булуым белән горурланам”, - дигән ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә. Ул бөтенрусия халык исәбен алганда татар булып язылачак, татарлар күп булырга тиеш, дигән фикердә.
“Миңа туган телемне белмәвем өчен оят. Гаиләбез белән Себердә яшәдек. Татарча сөйләшергә өйрәнеп карадым, әмма тәҗрибә кирәк”, - ди ул.
“Сабантуйны, Корбан, Ураза бәйрәмнәрен, татар милли ризыкларыннан кыстыбый, чәкчәк яратам”, - дигән.
Хәтерегездә булса, 2019 елның 15 августында “Урал авиалинияләре”нә караган самолет экипажы кукуруз басуына аварияле посадка ясарга мәҗбүр булды. Пилотлар 234 кешенең гомерен саклап калды. РФ Президенты карары белән экипаж башлыгы Дамир Йосыповка Русия Герое исеме бирелде.
Читайте нас: