Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 декабрь 2019, 17:30

Бертуганнар бер мәктәптә укырга тиешме?

Сез ничек уйлыйсыз?

Русия президенты Владимир Путин балаларга апалары һәм абыйлары йөргән балалар бакчасына һәм башлангыч мәктәпкә кабул ителү хокукы биргән законга кул куйды.

Ягъни баланың апа һәм абыйлары теге яки бу балалар бакчасына яки мәктәпкә йөри икән, аны да шул ук мәгариф учреждениесенә кабул итәргә тиешләр.

Законга ярашлы, бер гаиләдә һәм бер урында яшәгән балалар абый һәм апалары йөргән дәүләт һәм муниципаль мәгариф оешмаларында белем алырга хокуклы.

Әйткәндәй, әлеге законны Дәүләт Думасы агымдагы елның 14 ноябрендә кабул итте. Документ авторлары әйтүенчә, бүген балаларын бер үк балалар бакчасына яки мәктәпкә бирергә теләгәндә ата-аналар еш кына каршылыкларга очрый: урын юк дип яки башка сәбәпләргә сылтанып, баланы кабул итүдән баш тарталар. Шуңа ата-аналарга балаларын төрле учреждениеләргә бирергә туры килә. Ә бу учреждениеләрнең бер-берсеннән шактый ерак урнашкан булуы да ихтимал. Бүген шәһәрнең бер очыннан икенчесенә чабып йөрүче ата-аналар да бар.

Әлеге закон ата-аналарга да, балалар өчен дә уңай мөмкинлекләр тудырыр дип күзаллана. “Илдәге демографик проблеманы хәл итүгә дә ярдәме булыр” дип бәян ителә закон проектына аңлатмада.
Читайте нас: