Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 декабрь 2019, 15:45

Башкортстан Торак пунктлар эстетикасы елына әзерләнә

Эстетика елында поселокларда яңа тротуарлар, газоннар барлыкка киләчәк.

Эстетика елында поселокларда яңа тротуарлар, газоннар барлыкка киләчәк.
Башкортстан хакимияте Торак пунктлар эстетикасы елы дип игълан ителгән 2020 елда тормышка ашырылырга тиешле максатларны билгеләде. Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә БР вице-премьеры – торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев төп бурычлар арасында –төзекләндерү эшләренә комплекслы карашны тәэмин итү, муниципалитетларның техник паркын киңәйтү, халыкны территорияләрнең чисталыгын саклауга җәлеп итү диде.
Борис Беляев дүрт төп юнәлешене атады. Болар - газоннарны, тротуарларны төзекләндерү, коймалар урнаштыру һәм торак пунктларның тышкы кыяфәтен бердәм стандартка китерү.
Министрлыкта проектны тормышка ашыруның план-графигы әзерләнә.
"Министрлыкның бурычы - кыска вакыт эчендә муниципалитет башлыкларына эш параметрларын билгеләү. Әлбәттә инде, барысы да территорияне чистартудан башланырга тиеш. Без халыкның башлангычын уятырга тиеш. Алар үзләре дә бу эштә катнашсын иде,” -дип ассызыклады Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров.
Читайте нас: