Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 декабрь 2019, 22:00

Бәйрәмнәрдә спиртлы эчемлекләргә чикләүләр

Башкортстанда “алкогольгә каршы каникуллар” планын тәкъдим иттеләр.

Башкортстанда “алкогольгә каршы каникуллар” планын тәкъдим иттеләр.

Республика халкына Яңа ел бәйрәмнәрендә, гаилә уеннарында катнашырга тәкъдим ителә. Төрле уеннар 2 гыйнвардан 6 гыйнварга кадәр узачак. Әлеге спорт уеннарына 1-4 сыйныф укучылары белән ата-аналары бергә чакырыла. "Бу бик яхшы тәкъдим: озайлы җыен һәм бәйрәм табыннарыннан соң, спорт белән шөгыльләнү, вакытны файдалы итеп үткәрү кирәк", - дип чыгыш ясады Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.

Яңа ел бәйрәмнәрендә алкоголь сатуны чикләү турында карар да кабул ителде. 3 гыйнварда спиртлы эчемлекләрне сату бөтенләй тыела. Ә 4- 6 гыйнвар көннәрендә алкоголь сату 10 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр аралыкта чикләнә. Шулай ук 3- 6 гыйнварда "Халык контроле" төркемнәрен оештырып, кибетләр буенча даими рейдлар уздырылачак.
Читайте нас: