Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 декабрь 2019, 16:42

Аш бүлмәсенә ишек нигә кирәк?

Яки ул ишекне кем яба, кем –юк!

Яки ул ишекне кем яба, кем –юк!
“Чаж”да “чож” табада май кыза, аш парлары тарала. Ашарга әзерләгәндә аш бүлмәсеннән никадәр ис чыкканнын кем искә алып тора икән? Төтен суырткыч корылмагыз гына эшләп тормаса, эшләр харап.
Ул ис бөтен бүлмәләргә тарала һәм киемнәргә сеңә. Шуларны киеп без кеше арасына чыгабыз. Киемнән хушбуй исе генә килеп тормаса, кеше арасында йөргәндә кыенсыну туадыр. Бу хәлгә тарымас өчен аш-су әзерләгәндә аш бүлмәсенең ишеген ябып тору хәерлерәк. Азык әзерләп бетергәч, тәрәзәләрне ачып, бүлмәне җилләтергә кирәк.
Тәмләткечләр кушылган ризык исе аеруча озак саклана. Аны күпме ашаган булуга карап , тешләрегезне никадәр чистартсагыз да, авыздагы ис 24 сәгать буе сакланырга мөмкин. Шулай ук озак ашамый торганнан да авызда ис барлыкка килергә мөмкин. Авыздан килгән начар исне бетерү өчен петрушка, канәфер, әнеч кебек тәмләткечләр һәм үсемлекләр чәйнәү файда бирә. Әгәр авызыгыздан ис озак вакытлар килә икән – бу шикле сигнал, табибка мөрәҗәгать итегез, урт, ашказаны эчәк һәм кайбер башка авырулар булырга мөмкин.
Читайте нас: