HeadHunter компаниясенең тикшеренүләр хезмәте эшләгән кешеләр төшке ашны кайда ашауларын сораштырган.
Башкортстан Республикасында яшәүчеләрнең күпчелеге (67%) гадәттә өйдән ашарга алып килеп эштә ашыйлар, бары тик 1% ы гына китереп бирү хезмәте белән файдалана.
Республиканың эшләүче халкының 35% ы – якындагы кафе, ресторан яки ашханәләрдә, 26% ы – эштәге ашханәдә, 5% ы – өйдә төшке ашны ашыйлар. Моннан тыш, сораштыруда катнашучыларның 10% ы төшке ашсыз эшли.
Барыннан да ешрак өйдән ашарганы персонал белән идарә итү буенча белгечләр, бухгалтерлар һәм административ персонал алып килә. Кафе һәм рестораннарда төшке ашны ИТ-белгечләр, югары менеджмент һәм юристлар ашый. Ашарганы китереп бирү хезмәте медиа һәм сәнгать вәкилләре арасында аеруча популяр. Ә менә яшь белгечләр һәм автомобиль бизнесы вәкилләре бөтенләй төшке ашсыз эшләргә мөмкиннәр. Гомумән алганда, Башкортстан халкын эш көне дәвамында ничек тукланулары канәгатьләндерә, бары тик 17% ы гына канәгатьсезлек белдерә.
Шунысы кызык, бюджеты чикләнмәгән булуга карамастан, Башкортстанда яшәүчеләрнең 20% ы барыбер төшке ашны өйдән алып килүне өстенрәк күрәләр.
Эш урынын сайлаганда, Башкортстаннан 42% эш эзләүчеләр яңа эш урынында төшке аш өчен мөмкинлек булуына игътибар итә. Шул ук вакытта күпчелек – 59% – эш бирүче хезмәткәрләренең туклануын тәэмин итәргә (ашханә ачарга, төшке ашны эш урынына китерергә һ.б.) тиеш, дип саный.
Ә сез эш вакытында төшке ашны кайда ашыйсыз?