Нагаево юлы тирәсендә кичә кич водительләр пошилар гаиләсен күреп калган. Видео авторы сүзләренчә, алар юлга таба йөгереп китеп барган. Әмма якындагы машиналар тавышын ишеткәч, куркып урманга таба качканнар.
Видеоязмада күренүенчә, бер поши - уртача гәүдәле, калган икесе эре булган. Мөгаен, бу бер гаиләдер. Интернет-кулланучылар видеоязма астында урманны акрынлап кисеп бетергәнгә күрә, пошилар үзләренә урын тапмый дигзн фикердә.
“Мәхлуклар. Урманны кисеп беттеләр, аларга урын да калмады. Шуңа кешеләрдән кая качарга белмиләр”, - дип язган “ВКонтакте” социаль челтәрендәге “БашДТП” төркеме язылучысы.