Җәмгыять
29 Ноября 2019, 08:00

Сибай яшьләрен нәрсәләр борчый?

28 ноябрьдә Сибайга эш сәфәре белән Русиянең Дәүләт Думасы депутаты Зариф Байгускаров килде.

Добавить в предпочтительные источники Google
28 ноябрьдә Сибайга эш сәфәре белән Русиянең Дәүләт Думасы депутаты Зариф Байгускаров килде.
Ул иң элек БДУ-ның Сибай институты студентлары белән очрашты. Зариф Закир улы таучылар шәһәренә һәрвакыт зур теләк белән килүен, Урал аръягы өчен югары белемле белгечләр әзерләгән институтка аерым мөнәсәбәттә булуын белдерде. Аралашу вакытында яшьләр депутатка бик күп сораулар бирде. Кыз һәм егетләрне аеруча эшсезлек, эчкечелек, суицид, торак мәсьәләләре борчый. Шулай ук балалар пособиеләре, яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме турында законнар хакында белештеләр.
Очрашу ахырында Зариф Байгускаров җәмәгать эшләрендә, укуда зур уңышларга ирешүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды. Күптән түгел Мәскәүдә үткән II Бөтенрусия студентлар проектлары конкурсында беренче урын алган педагогия факультеты студенты Чулпан Байгалина да Зариф Закир улы кулыннан Рәхмәт хаты алып куанды.
Читайте нас