Җәмгыять
29 Ноября 2019, 07:25

Әни булу мине үзгәртте

Яраткан җырчыларымның берсе булган Ильмирага берничә сорау бирдем.

Добавить в предпочтительные источники Google
Туган көне: 6 март.
Йолдызнамәсе: Балык.
Туган җире: Татарстанның Менделеев районы Ижевка авылы.
Тормыш иптәше: Руслан Кираметдинов.
Балалары: кызы Ясминә, улы Камил.
Татар эстрадасының моңлы сандугачлары арасында Ильмира Нәгыймованың тавышы миңа бигрәк тә якын. Талантлы шәхес ул, бик матур лирик көйләр дә яза. Иҗади карьерасы иң беренче иҗат җимеше булган “Ярат димим” дигән җырга төшерелгән клиптан башлана. Аның матур тавышы күпләрнең мәхәббәтен яулады. Яраткан җырчыларымның берсе булган Ильмирага берничә сорау бирдем.
- Үзегезне ике сүз белән ничек тасвирлый аласыз?
- Тырыш, сабыр.
-Халык мәхәббәт тарихларын бик ярата. Үзегезнең тарихыгызны бәян итегез әле.
- Үзебезнең мәхәббәт тарихын концертта сөйлим. Әле алдан сөйләп куйсаң, концертта кызык булмый.
- Кайчан һәм ничек җырчы булып киттегез?
- Садиктан бирле инде. Садикта җырлап күрсәткән идем, әле дә хәтеремдә, бөтен кеше алкышлый, үзем аңламыйм нәрсәгә алкышлыйлар. Димәк, ул вакытта ук матур җырлаганмындыр инде дип уйлыйм.
- Җырчы булуның плюслары һәм минуслары?
- Плюслары да бик күп, минуслары да, саный башласаң. Һәр эшнең шулайдыр инде ул.
- Киләчәккә планнарыгыз?
- Киләчәктә яңа җырлар, яңа клиплар, яңа районнарга концертлар белән чыгу планда.
- Уңышыгызның сере нидә дип уйлыйсыз?
- Уңышның сере ул тырышлыкта. Һәрбер эшнең уңышы тырышлыкта.
- Сезнең яратып укыган китабыгыз?
- Китап укымыйм.
- Яратып кабат-кабат караган фильмнарыгыз?
- Фантастик фильмнар яратам.
- Нинди ризыкны ашарга яратасыз, ә ниндиен пешерергә?
- Ашарга бөтен ризыкларны да яратам, ә пешерүгә килгәндә камыр ризыклары белән булашырга яратам.
- Тормышта сез нәрсәне беркайчан да эшләмәячәксез?
- Начар әйберне бервакытта да эшләмәячәкмен.
- Буш вакытыгыз булганда нәрсә белән шөгыльләнергә яратасыз?
- Спорт, спорт, спорт.
- Сезнең тормыш девизыгыз?
- Алтын балдаклар бирештек –
Бер генә булсын инде.
Гомер юлларын үтәргә
Сайладым бары сине.
- Профессиягездә уңышка ирешкән кешесез, ничек уйлыйсыз, популярлык Сезне үзгәрттеме?
- Популярлык мине үзгәртмәде, әмма ләкин ике бала табу мине яхшы якка үзгәртте.
- Яшәешегездә иң катлаулы әйбер?
- «Бытовуха», тормыш «бытовуха»сы.
- Хыялларыгыз?
- Чит илгә барып кайту.
- Ильмира, Сез матур лирик музыка иҗат итәсез. Нинди авторлар белән эшлисез?
- Шагыйрә Ләйсән Гайнетдинова белән эшлим.

- Бала чагыгызда кем булырга хыялландыгыз?
- Җырчы булырга хыялландым. Башта полицейский булырга хыялланган идем (җырчы әлеге хыялын тормышка ашырыр өчен хәтта каратэ белән дә шөгыльләнгән), аннары инде җырчы.
-Һәр кешенең тормышында кызыклы хәлләр була. Берәр очракны сөйләп үтегез әле.
- Кызыклы хәл булды. Без Руслан белән концертлар оештырганда афиша, билетлар илтәбез бит инде. Сезнең якларга, Нефтекамага кузгалдык. Нефтекама шәһәренә барып җиттек. Багажникны ачтык билет-афишаларны алырга дип. Карасак, сумкада бер пакет алма алып килгәнбез. Әни безгә кунакка алма күтәреп килгән иде. Без афишалар салган пакет белән әни алма салган пакет бертөрле булып чыкты. Безнең монда якында гына Эссен кибете бар. Анда гел шундый зур ныклы пакетлар бирәләр. Әни дә шул пакет белән килгән, без дә шундый ук пакетка тыкканбыз. Ялгышып, билет белән афиша урынына алма алып киткәнбез.
- Сезнең фанатларыгыз автограф алу өчен нинди дә булса гадәти булмаган гамәлләр кылганы булдымы?
- Булды. Егетләр килеп, кулыма ручка белән автограф куегыз әле, яки аркага, өр-яңа футболкага. Менә шундый үтенечләр.
- Клиплар төшергәндә мәзәк хәлләр булганы бармы?
- Без иң беренче клипны төшергәндә, беренчедән, өч көн төшердек. Караган булсагыз, «Ярат димим» дигән җырга клипта бөтен фатирның өстен аска китерәм. Съемкада өстен-аска китердек-китердек тә, әйме, шуннан шуларны үземә үк җыештырырга туры килде.

Фотолар җырчының Инстаграм битеннән алынды.
Читайте нас