Җәмгыять
28 Ноября 2019, 05:50

Путин яшь чагында кем булырга теләгән?

Һөнәр сайлар вакыты җиткәч, әти-әнисе һәм тренеры белән дә «җитди сөйләшүләр» булган.

Добавить в предпочтительные источники Google
Русия Президенты Владимир Путин «Проектория» Бөтенрусия форумында катнашучыларга ничек һөнәр сайларга кирәклеге турында сөйләде. Дәүләт башлыгы Ярославльдә узган форумда катнашучылар белән телекүпер ярдәмендә аралашты.


«Балачакта минем дә хыялларым күп иде: бигрәк тә диңгезче һәм очучы буласым килде. Мин аларның һәркайсын игътибар белән өйрәндем, үз өстемә сынап карадым», – дип сөйләде ил җитәкчесе.
Путин әйтүенчә, һөнәр сайлар вакыты җиткәч, әти-әнисе һәм тренеры белән дә «җитди сөйләшүләр» булган. Аңлау өчен булачак президент төрле уку йортлары буенча йөреп чыккан.
"Килдем, утырдым, коридорларда йөрдем, тирә-юньдәге хәлләрне күзәттем. Менә бу - һөнәрне "киеп карау" була инде.Белгечлекләр күп. Күңелеңә аеруча якын булганнарын үзеңдә сынап карарга һәм тоя белергә кирәк. Үзеңә сорау биреп карыйсың: син моның белән гомер буе шөгыльләнергә әзерме? Иртәгә яңадан бу эшкә бару теләгең булырмы? Менә шуларга уңай җавап бирсәң, тормышта үз урыныңны табу авыр булмас", - дип сөйләгән Путин.


Читайте нас