Җәмгыять
27 Ноября 2019, 18:30

Тәмәке тартучылар өчен яңа җәза

Русия иҗтимагый инициативалар экспертлары автомобиль тәрәзәләреннән юлга тәмәке ыргытучы водительләрне штрафка тарттырырга тәкъдим итте.

Добавить в предпочтительные источники Google
Русия иҗтимагый инициативалар экспертлары автомобиль тәрәзәләреннән юлга тәмәке ыргытучы водительләрне штрафка тарттырырга тәкъдим итте.
Үзгәрешләрне эзерләүчеләр тәмәкечеләргә каршы яңа санкцияләр өстәргә кирәк дигән фикердә. Үз машиналарының тәрәзәләреннән тәмәке ташлаучылар өчен катгый чаралар күреләчәк. Юл читенә яки юл өслегенә сүндерелми ташланган тәмәке тыныч кына сүнсә, автомобильчегә 1500 сумнан 3000 сумга кадәр штраф каралган. Әгәр дә сүндерелми ташланган тәмәкедән янгын чыкса, штраф 3000 сумнан 5000 сумга кадәр тәшкил итәчәк. Чыккан янгыннан килгән зыянны да водитель капларга тиеш булачак. Сүндерелмәгән тәмәке төпчекләре аркасында, юл буйларындагы янгыннар проблемасы илнең көньяк регионнарында еш күзәтелә. Безнең төбәктә дә җәйнең эссе көннәрендә бу мәсьәлә кискен тора. Тәртип бозучыларны видеокүзәтү камераларыннан алынган язмалар буенча ачыклау оештырылачак.
Читайте нас