Рим Папасы Франциск Таиландка һәм Япониягә визитыннан соң Римга кайтканда, традицион рәвештә, нинди илләр өстеннән очып үткән, шул дәүләтләрнең лидерларына телеграммалар юллаган. Алар арасында Русия президенты Владимир Путин да бар.
“Мин Сезгә Таиландтан һәм Япониядән Римга кайтышлый Русия өстеннән очышта йөрәктән чыккан ихлас сәламнәремне юллыйм. Сезнең һәм Русия Федерациясенең барлык халыклары өчен гыйбадәт кылам, Ходай тарафыннан тынычлык һәм шатлыклар насыйп булуын телим”, - диелә телеграммада.
Путиннан кала шундый ук телеграммалар Финляндия, Эстония, Латвия, Литва, Польша, Чехия, Австрия, Словения һәм Хорватия лидерларына да юлланылган.