Җәмгыять
27 Ноября 2019, 08:45

Казан - беренче урында

Тормыш сыйфаты иң яхшы булган Русия шәһәрләре аталды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Тормыш сыйфаты иң яхшы булган Русия шәһәрләре аталды.
РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты экспертлары төзегән тормыш сыйфаты яхшы булган Русия шәһәрләре рейтингында беренче урынны Казан алды.
Исемлекне төзегәндә юлларның сыйфаты һәм хәрәкәт хәвефсезлеге өчен җавап бирүче хезмәтләр эше, мәдәният һәм белем бирү, торак фонды һәм торак-коммуналь хуҗалыгы системасының торышы, җирле хакимият эшчәнлеге, медицина хезмәте күрсәтү һәм шәһәрдәге эшләр торышын бәяләү кебек факторлар исәпкә алынды.
Икенче урында Грозный урнашкан, бронзаны Төмән узган елгы җиңүче яулаган.
Моннан тыш лидерлар унлыгына Краснодар, Мәскәү, Санкт-Петербург, Иркутск, Севастополь, Уфа һәм Кемерово кергән.
Исемлектә барлыгы 250 меңнән артык кеше яшәгән 78 шәһәр бар. Аларның һәркайсында рейтингны төзүчеләр 600дән артык кеше сораштырган. Мондый тикшеренүләрне Финанс университеты хезмәткәрләре 2014 елдан башлап даими үткәрә.
Читайте нас