Җәмгыять
27 Ноября 2019, 09:25

Бу салатны 2 көн ашасаң, 4 килога ябыгып була

“Себерке” дип исемләнгән салатны диетологлар тәкъдим итте.

title
“Себерке” дип исемләнгән салатны диетологлар тәкъдим итте. Аны ашап, санаулы көннәрдә артык килолардан котылырга була.
Белгечләр фикеренчә, “Себерке” салатын ашап, 4 килога ябыгырга була. Әмма бу салатны 2 көннән артык ашау матдәләр алмашыну процессы бозылуына китерәчәк.
Ризыкка кергән компонентлар эчәклекне чистарта, организмга тонус бирә, аны токсин һәм шлаклардан арындыра, метаболизм эшен тизләтә. Шуңа күрә салатның исеме дә - себерке, ул, барлык зыянлы матдәләрдән чистартып, организмны себереп чыгаргандай итә. Аны ашаганда эчү режимын үтәү һәм физик нагрузкалар белән шөгыльләнү (мәсәлән, тиз йөрү, йөгерү, зарядка ясау) киңәш ителә.
Салат өчен кирәк булачак:
- Тозлы (квашеная) кәбестә – 300-350 гр;
- кишер – 1 данә;
- уртача зурлыктагы кызыл чөгендер – 1 данә;
- сельдерей – 100 гр;
- укроп орлыгы, тоз – тәменчә;
- лимон суты – 10 гр.
Әзерләү:
Тәүдә яшелчәләрне саламлап турыйбыз, тозлы кәбестәне юабыз, аннары барлык яшелчәләрне тирән савытта болгатабыз.
Тоз, 1 чәй калагы лимон суты өстибез, зәйтүн мае салабыз, өстенә укроп орлыгы сибәбез.
Шушы массаны яхшы итеп бутыйбыз – салат әзер!
Әгәр салатны организм арына торган (разгрузочный) көннәрдә ашасаң, аны 2 көн дәвамында тәүлегенә 3 тапкырдан да артык куллану киңәш ителми. Кем әйтмешли, чама хисен онытмыйк.
Салатны шулай ук башка ризыклар белән кушу да киңәш ителми, югыйсә нәтиҗәсе булмаячак.
Читайте нас