Бүген иртән вахта автобусы катнашлыгында авария булган. НефАЗ Октябрь проспектындагы биш катлы торак йортка барып менгән.
11 автобус пассажиры медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. Авария вакытында автобуста 30 кеше булган.
Машина йөртүче юл инспекторларына аңлатуынча, ул, микроавтобус белән бәрелешүдән качып, бинага барып кергән.