Чанаңны – җәй, арбаңны кыш әзерлә диләрме әле? Кышка кереп китеп барганда, алда Чыршы бәйрәме – Яңа ел көткәндә, сабантуй искә төшеп китте әле. Тигез җирдә түгел, билгеле, сәбәбе бар.
Күптән түгел бу бәйрәм проблемалары “Эчке туризмны үстерүдә этник һәм тарихи-археологик кыйммәтләрне куллану” дигән темага багышланган түгәрәк өстәлдә каралды. Анда чыгыш ясап, Башкортстанның стратегик тикшеренүләр институты галиме, тарих фәннәре кандидаты Юлдаш Йосыпов республикада сабантуйлар үткәрү концепциясен үзгәртергә кирәк дигән фикер әйтте. Галим районнарда үткән сабантуйларның рәсми тантаналы чарага әйләнүенә тукталды.
“Сабантуй үзенә генә хас аерым атмосферасын, чынлап торып халык бәйрәме буларак үзенчәлеген югалта. Тирмәләрне рәсми кунаклар һәм район җитәкчеләре карап үтү белән үк сүтеп, җыя башлыйлар. Ул тирмәләрдәге табын түрендә күптән милли ризыклар түгел, ә дежур колбаса белән бутербродлар “кунаклады”. Сабантуйның бәйрәм кәефен иң нык төшерә торган өлеше – син ачы эсседә тирмәләр яныннан карап кына үтә аласың, әмма эченә керергә хокукның юк. Кергән очракта да, хуҗалык рәисенең танышы булмасаң, сине анда ашатмаячаклар. Сәер хәл килеп туа: һәр авыл биләмәсе бар көчен һәм мөмкинлеген салып табын әзерли һәм аннан соң ул ризыклар өелеп калып исраф була. Ә гади халык акча түләп билгесез сыйфатлы шашлык сатып алып, пластик өстәл артында, я читтәрәк аяк өсте басып, я чүгәләп утырып ашарга мәҗбүр”, - дип сабантуйның кимчелекләрен санады Юлдаш Йосыпов.
Галимнәр сабантуйда корылган тирмәләрне гомум туклану пунктына әйләндерергә тәкъдим итә. Һәр сабантуй гастрофестивальгә, милли аш-су әзерләү һәм тәкъдим итү конкурсына әйләнә ала, ә яңа формат сабантуй ихаталары исә интерактив булырга тиеш дип саный галимнәр. Анда уктан атып, палас сугып, бозау сыйпап карарга мөмкинлек булырга тиеш.
Сабантуйга ямь кайтару, шуның белән бергә милли бәйрәмнең туристлар арасында популярлыгын арттыру өчен аның форматын үзгәртергә һәм халыкчанлыгын кире кайтарырга тәкъдим итәләр.
“Ниһаять!” дип кычкырып җибәрәсе килде моны ишеткәч. Галимнәр дәрәҗәсендә милли бәйрәмебезнең проблемасы күтәрелгән бит.
Ата-бабаларыбыздан изге мирас булып безгә тапшырылган бу бәйрәмнең тарихы ерак үткәннәргә барып тоташа. Сабан белән җир сөреп, кул белән орлык чәчкән заманнардан ук, язгы кыр эшләре тәмамланып, печәнгә төшкәнче иркен сулаган бер арада үткәргән аны авыл халкы. Нәкъ шуның өчен бәйрәме дә “сабан туе” дип аталган һәм һәрвакыт олысы-кечесе, яше-карты тарафыннан зур дулкынлану белән көтеп алынган. Чөнки ул бәйрәм генә түгел, үзенә күрә бәйге булган. Авылның иң җитез яшьләре, иң уңган килен-кызлары, иң батыр ир-егетләре шунда билгеләнгән. Әлбәттә, берәүнең дә сынатасы килмәгән. Шуңа күрә һәркем бу бәйрәмгә җитди әзерләнгән.
Иртәгә сабантуй дигәндә яисә шул көнне иртән озын колга һәм чиләк тотып махсус тәгаенләнгән кешеләр бүләк җыйган. Авылдашлар кем ничек булдыра ала, ләкин бер-берсеннән калышмаска тырышып, сабантуй бүләге биргән. Килен төшкән йортлардан чигүле сөлгеләр, кызлы өйләрдән яулыклар эленгән. Чиләкләр балаларга иң көтелгән күчтәнәч – буялган йомыркалар белән тулган. Бүләк җыючыларга гармунчылар, җырчылар кушылып, авыл өстенә бәйрәм рухы тараткан. Шук малайлар кемузардан йөгерешә-йөгерешә сабантуйга чакырган. Шулай башланып киткән ул элек, шулай дәвам иткән. Тик милли уеннарга бай бәйрәмнең шәүләсе генә калды бугай инде.
Иң тәүдә ул буыннан-буынга күчеп килгән йола булуыннан туктап, гадәти бер чарага, хәтта ки тамашага әйләнде. Анда хәзер рәхәтләнеп уйнар, биер, җәйге эшләр алдыннан ял итеп, аралашыр өчен җыелмыйлар. Ә “тәти” итеп киенеп чыгалар да, концерт карыйлар, тирә-яктагыларның киемен, өс-башын тикшерәләр. Әлбәттә, элек тә сабантуйга дип яңа күлмәк тектерергә тырышканнар. Тик барыбер төп максатлары ул булмаган.
Мәрхүм картәнием сабантуйга чыккач хәйран калып: “Борынгылар ахырзаман якынлашканда җирдәге чәчәкләр кеше өстенә күчәр дип әйтеп калдырган. Шушы микәнни? Халыкка карап күзләр камаша бит”, – дигән иде.
Гаҗәп, ләкин чынбарлык. Энәсеннән җебенә кадәр яңадан киенеп алган халыкның бәйгеләргә исе китми. Оештыручыларга үтенә-ялвара аларны уеннарга чакырып йөрергә кала. Бәйрәм алдыннан капка саен кагылып, урамны чыгуга әлпән-тилпән килә башлаган колгачы абзыйларның бүләкләренә өстәп, махсус призлар алынса да, яшьләрне бәйгеләргә җәлеп итү җиңелдән түгел. Хәер, соңгы елларда сабантуй күрке булган колгалар да күренми башлады бугай инде. “Чүпрәк-чапракка алданмый халык” дип бүләк тә җыймыйлар күп җирдә. Уеннар да башка хәзер. Елдан-ел үзгәреп, заманча элементлар белән баетыла алар. Туры, кыек баганага менүләр, капчык белән көрәшүләр, чүлмәк вату, капчык киеп йөгерүләр соңгы вакытта ераклыкка, биеклеккә сикерүләр, гер күтәрүләр, кул көрәштерүләр белән тыгыз үрелеп китте. Күмәкләп аркан тартышуларны волейбол, баскетбол уеннары алыштырды. Кашыкка йомырка салып, пар чиләккә су тутытрып йөгерер урынга күз бәйләп, ирләр – хатыннарны, хатыннар ирләрне капшый-капшый кер каптыргычы җыя.
Сабантуй күрке булган милли көрәш тә үзгә төс алды. Гадилеген, халыкчанлыгын югалтып, спорт кагыйдәләренә буйсына ул хәзер. Хәер, авылда сабантуй батыры булырдай ирләр дә сирәгәйде. Күбесен бәйрәм башланмас борын тирә-яктан җыелган кибет-машиналардан елга булып аккан хәмер “чиста”га салып ега. Шунысы сөенечле, республиканың яңа башлыгы боерыгы буенча быел сабантуйларда хәмер сату тыелды. Беренче тапкыр гына, тәҗрибә рәвешендә эшләнсә дә, моның нәтиҗәсен һәркем сизгәндер. Халык аеграк булды.
Сабантуйның иң мавыктыргыч бәйгеләренең берсе булган ат чабышы да үз кызыгын югалтты. Алыш-бирештән гыйбәрәт ул. Чөнки авылларда ат калмау сәбәпле, хуҗалыклар центнерлап ашлык биреп, ат-спорт комплексларыннан “арендага” ат алып тора да шуларны чаптыра. Менә шуларын да исәпкә алсын иде галимнәребез.
Әйе, вакыт алдында адәм баласы да, аның гореф-гадәтләре дә көчсездер. Һәр хуҗалыкта ат асраган заманнар белән машиналы бүгеннең ат чабышын, бүгенге уеннарын чагыштыру, бәлки урынсыз да тоеладыр. Әмма сабантуй – шактый күп йолаларыбызны онытканда да, сакланып калган чагу милли бәйрәмебез ул. Аның артык рәсмиләшүе, төп игътибарның халыкка түгел, ә түрәләргә күчүе генә аның төсен тоныкландырды бит. Галимнәр дәрәҗәсендә уйлана башлаганнар икән, димәк, сабантуйларның яхшы якка үзгәрүенә өмет бар. Ә иң мөһиме, киләсе ел сабантуйларын тиешле дәрәҗәдә үткәрү өчен уйланыр, планнар корыр өчен вакыт җитәрлек.