Җәмгыять
22 Ноября 2019, 12:32

Тукай исемендәге мәйдан булырмы?

Уфа “Нур” татар дәүләт театры каршындагы мәйданга бөек татар шагыйре Габдулла Тукай исеме бирелүе мөмкин.

Добавить в предпочтительные источники Google
Уфа “Нур” татар дәүләт театры каршындагы мәйданга бөек татар шагыйре Габдулла Тукай исеме бирелүе мөмкин.
Бу хакта сүз Башкортстан төбәк татарлары милли мөхтәрияте утырышында күтәрелде. Быел, Төбәк башлыгы Радий Хәбиров ярдәме белән, апрель аенда Уфада, театр каршында шагыйрьгә һәйкәл куелды.
Милли мөхтәрият республикада гомер итүче татарларның иң өлкән иҗтимагый оешмасы. Үзенең ун ел эшчәнлеге вакытында оешма туган телне, милли мәдәниятне, мирасны, мәгарифне саклау, пропагандалау һәм үстерү юнәлешендә шактый күп эшләр оештырды.
Радий Хабиров мөхтәрият исеменә сәламләү хаты җибәреп, оешманың конструктив проектларына ярдәм итәргә әзер булуын белдерде.
Татар халкы – Башкортстанның аерылгысыз өлеше. Төбәк үсешенә зур өлеш керткән иҗтимагый һәм дәүләт хезмәткәрләре, галим татарлары белән республика лаеклы горурлана.
Республикада 638 мәктәптә 44 меңгә якын бала татар телен укый.
М.Акмулла исемендәге БДПУның татар теле һәм әдәбияты кафедрасы җитәкчесе Альбина Хәлиуллина:“Республикада Тукай телен уку мөмкинлекләре турында сүз кузгатсак, әлбәттә, ул мөмкинлекләр бар, шартлар бар. Гаиләдә нигез салырга кирәк. Әгәр әти-әниләр баланың башлангычын хупламыйлар икән, шул исәптән туган телне укуда да, бала үзе генә бу каршылыкны җиңә алмаячак”.
Читайте нас