Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 ноябрь 2019, 23:10

Кеше талаудан кайчан туктарлар?

Водительләргә медицина тикшерүе үткәндә югары хаклар куюны, гади кешене талау дип кенә әйтеп буладыр.

2019 елның 22 ноябрендә водительләргә медицина тикшерүе үткәндә югары хаклар куюны, гади кешене талау дип кенә әйтеп буладыр.
В категориясе, ягъни җиңел машина йөртү хокукы биргән таныклык алганда, медицина белешмәсе өчен 5500 сум түләргә кирәк булачак иде. Хаклар күтәрелгәнче һәм медицина тикшерүе катлауланганчы үтеп калырга теләүчеләр белән шәһәр урамнары тулды.
Владимир Путин бу турыда: 11 мең минималь хезмәт хакы алучылардан, медицина белешмәсенә 5 мең сум түләтү, башка сыймаслык хәл. Димәк, алар барлык инстанцияләрне узганнан соң, хезмәт хакының яртысын әлеге белешмә өчен бирергә тиеш булып чыга. Наркотик матдәләр куллану-кулланмауны тикшерү кирәк, әлбәттә. Бу юлларда миллионнарча кешеләрнең хәвефсезлеге. Әмма мондый яңалыкны җайлап һәм уйлап эшләргә кирәк. Хезмәт министрлыгы башта моны тикшерергә тиеш иде,- диде Владимир Путин. Президент сүзләренннән соң, Сәламәтлек саклау министры яңача медицина тикшерүе кичектерелеп торачак, дип чыгыш ясады.
Президент шелтәләмәгән булса, хезмәт хакының яртысын түләргә туры килер иде.
Читайте нас: