Җәмгыять
21 Ноября 2019, 10:55

Башкортстан тәҗрибәсе өйрәнеләчәк

Русиянең беренче “Янган-Тау” геопаркында 25-29 ноябрьдә “Юнеско геопаркларының глобаль челтәре” халыкара семинар-киңәшмәсе узачак.

Добавить в предпочтительные источники Google
Салават районындагы Русиянең беренче “Янган-Тау” геопаркында 25-29 ноябрьдә “Юнеско геопаркларының глобаль челтәре” халыкара семинар-киңәшмәсе узачак.

Анда ЮНЕСКО эшләре буенча Русия Комиссиясе, БР Башлыгы хакимияте, БР Хөкүмәте, министрлык һәм ведомстволар, фәнни институтлар, БМОның 21 иленнән табигатьне саклау оешмалары катнашачак.

Чара БРдагы “Янган-тау” һәм “Торатау” геопарклары эшчәнлеге тәҗрибәсендә табигый, геологик, биологик һәм төбәкләрнең тарихи-мәдәни мирасын саклау, эчке һәм халыкара туризмны үстерү, Башкортстан, Русия территориясендә һәм дөньяда геопарклар булдыру максатында үткәрелә.

Хәтерегездә булса, 2019 елның 1 сентябрендә Индонезиядә узган ЮНЕСКО киңәшмәсендә безнең “Янган-Тау” геопаркын ЮНЕСКО геопарклары глобаль челтәренә керттеләр. Республикада “Торатау” геопаркын төзү буенча да киң эш җәелдерелде. Бу киңәшмә үзара бәйләнешләрне ныгытуга ярдәм итәчәк.
Читайте нас