Җәмгыять
20 Ноября 2019, 10:15

Хоспис урыны билгеләндеме?

Уфада хоспис төзү өчен участок сайлаганда ризасызлыклар, бәхәсләр чыккан, дип ишеттек. Бу мәсьәлә хәл ителдеме әле?

Добавить в предпочтительные источники Google
Уфада хоспис төзү өчен участок сайлаганда ризасызлыклар, бәхәсләр чыккан, дип ишеттек. Бу мәсьәлә хәл ителдеме әле?
Әйе, Уфада хоспис төзү буенча участок урыны ныклап билгеләнде – ул “Цветы Башкирии” торак комплексы янында урнашачак. Моны Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та раслады. Баштагы мәлдә хосписның бу урында булуына шушы торак комплексында фатирлар сатып алган бер төркем кешеләр каршы төшкән иде. Алар авыр чирлеләр белән күршеләр булып яшәү психологик яктан бик авыр булачак, аеруча балалар өчен, дигән.
Моңа кадәр хоспис участогы буенча берничә вариант карыйлар, дигән хәбәрләр йөрде. Әммә Радий Хәбиров әйтүенчә, “Цветы Башкирии” касабасы янындагы урынны “Вера” исемле хосписларга ярдәм күрсәтү хәйрия фондын оештыручы Нюта Федермессерның авторитетлы төркеме сайлап алган. Радий Фәрит улы әйтүенчә, хоспис зур булмаган матур бина булачак. Урындагы халыклар монда бер нинди артык нәрсә дә күрмәячәк.
Хоспис 2021 елда эшли башлаячак. Ул 50 урынга исәпләнәчәк: 20се – балаларга, 30ы – зурларга.
Читайте нас