Уфада Рыленко һәм Пугачев урамнары киселешендә транспорт чишелеше проектын әзерлиләр.
Республика һәм Уфа хакимиятләре Рыленко һәм Пугачев урамнары киселешендә транспорт чишелеше проектын төзүчеләргә 31,7 млн. сум түләргә әзер. Быел Башкортстан бюджетыннан бу максатларга 800 мең сум, Уфа — 24,7 мең сум акча бүленәчәк. 2020 елда проектны финанслауга төбәк казнасыннан — 30 млн. сум, шәһәр казнасыннан 927,8 мең сум бүлергә планлаштырылган.
Проектны эшләүче 2020 елның 30 ноябренә кадәр транспорт чишелеше проектын тәкъдим итәргә тиеш. Төзелешне 2022 елда тәмамлау планлаштырыла. Төзелештән тыш, эшчеләр яңа асфальт салырга, граниттан бордюралар, светофорлар, гаджетларны зарядкалауга мөмкинлеге һәм «Гражданин — полицейский» кнопкасы белән тулыландырылган акыллы тукталышлар, видеокүзәтү камералары урнаштырырга тиеш булачак.