Җәмгыять
18 Ноября 2019, 10:50

Елгыр татар маҗаралары

Татар бер фирмага эшкә урнашырга килә:–Сездә татарлар эшлиме? – дип сорый.

Добавить в предпочтительные источники Google
Татар бер фирмага эшкә урнашырга килә:
–Сездә татарлар эшлиме? – дип сорый.
–Әйе, эшли.
Татар чыгып китә дә икенче фирмага бара:
–Сездә татарлар эшлиме?
–Әйе, бишәү эшли.
Татар тагын борылып чыгып китә. Өченче урынга бара.
–Сездә татарлар эшлиме?
  • Юк, эшләми, – диләр исемлекне карап чыккач.
  • Ярый, мин сезгә эшкә урнашам.
Аны эшкә алалар. Бер атнадан карасалар, татар коридор булай кулларын кесәсенә тыгып, арлы-бирле йөренә. Вакыт-вакыт чәй эчә.
Моның янына җитәкче килә дә:
–Син нигә эшләмисең?–дип сорый.
–Бәй миңа кадрлар бүлегендә “монда татарлар эшләми” дип әйттеләр бит!–дип җаваплый татар.
**
Океанда кораб халәкәткә дучар була. Күрше торган утрауларга эләгеп, ике татар гына исән кала. Яшиләр болар шунда, ара-тирә бер-берсе белән кычкырып сөйләшеп алалар. Беркөнне тагын бер кораб бата. Бер хатын-кыз гына исән кала да, утрауларның берсенә йөзеп чыга. Берничә көннән теге татар күрше утраудагы иргә кычкыра:
–Әй, Шәмсетдин, йөз әйдә монда! Монда синең төшләреңә кереп саташтырган “күчтәнәч” бар!
Шәмсетдин шунда ук суга ташлана:
–Өчпочмак пешергән!
**
Бер исерек урам буйлап кайтып килә икән, абынган да егылган. Тордым гына дигәндә, тагын абынып егылган да:
- Шайтан алгыры, яңадан егыласымны белсәм, баягы егылудан ук тормаган булыр идем, – дип ята икән.
**
Ике кодагый чәй эчеп утыра. Берсе –татар, икенчесе –урыс. Урысы чәй ясый да:
–Пей, кодагый, пей!– дип кыстый икән.
Ә татар кодагые урысча аңламый да, сөйләшә дә белми. Ясаган саен чәйне эчеп куя икән. Унынчы чынаяктан соң түзмәгән:
–И, кодагый, пидем, пидем, инде астыма сидем, –дип әйтеп куйган.
**
Чуваш белән татарга маймылны сөйләшергә өйрәтергә кушканнар да бер капчык банан биреп, бер атнага өсләреннән бикләгәннәр. Атна үтүгә ишекне ачып карасалар: чуваш ябыгып беткән, маймылы туп кебек симергән ди. Әмма бер сүз дә әйтми икән.
Аннан барып татарның ишеген ачканнар.
Татар корсагын уа-уа чыгып килә икән. Аның артыннан:
–Хәмзә, бер генә банан бир инде,– дия-дия ябык маймыл йөгерә ди.
**
Немец, француз һәм татар хатыннарына алган бүләкләре белән мактана икән.
Француз әйтә ди:
  • Мин хатыныма пежо алып бирдем, 10 минутта 100гә баса!- дип әйтә ди.
Немец:
  • Мин хатынга ауди машинасы алып бирдем, 5 минутта 100не баса, - ди.
Татар исе дә китмичә:
–Мин хатынга үлчәү алып бирдем, секунд эчендә 100не баса!– ди икән.
**
Татар Мәскәүгә барган да зоопарккка кергән. Карап йөри икән бу. Страус читлеге янына килгән:
–Карале, Мәскәүдә тавыклар нинди эре!– дип әйтә икән.
Аннан бизон читлеге янына килгән.
–Карале, Мәскәүдә үгезләр нинди зур!
Горилла читлеге янына килгәч:
–Фатима күршекәем! Син дә Мәскәүдәмени!–дип кычкырып ук җибәргән ди.
Читайте нас