Җәмгыять
15 Ноября 2019, 18:05

Рәхәтләнеп яши белмәү

Гел киләчәктә булыр дип көтәбез, ә бүген рәхәтләнеп яшәргә онытабыз, тормышыбызны үзгәртергә куркабыз.

Добавить в предпочтительные источники Google
Ягъни тормышны кичектерү синдромы

Гел киләчәктә булыр дип көтәбез, ә бүген рәхәтләнеп яшәргә онытабыз, тормышыбызны үзгәртергә куркабыз.
Бу күренеш дөньяга караш һәм кешенең холкы, гадәтләре, максатларына бәйле. Әлеге синдромны, кагыйдә буларак, кешеләр аңламыйлар, төшенеп җитмиләр. Алар тормышымда барысы да тәртиптә дип уйлыйлар, ә үзләре яшәмиләр, ә яшәргә әзерләнәләр генә. Тормышны кичектерү синдромы – кешенең монда һәм хәзер яши белмәвен аңлата. Мизгелләр белән ләззәтләнү, һәр мизгелне тоеп рәхәтләнеп яши белмәү.
Бу бер яктан яшәештә позитивлык, яхшылыкны күрә белмәүдән килә: көнкүреш – күңелсез, кызыксыз, уратып алган кешеләр – гадәти, эш – ялыктыргыч, эчпошыргыч, һава торышы начар булып тоела. Шундый шартларда үзеңне бәхетле итеп тоеп булмый, дип уйлыйлар алар. Үз-үзеңне шулай көйләгәч, без могҗизага, позитив хисләргә капканы ябып куябыз булып чыга.
Бу синдромның икенче сәбәбе – “кара көн”гә җыю, бәла-казаларга әзер булу гадәте: кием, ризык һ.б. Шкафтагы яңа киемнәр эленеп торса да, искеләрендә йөрү. Яңа матур тәлинкәләрне, кыйммәтле әйберләрне, һ.б. балаларга калыр, яңа фатирда кулланырбыз, хәлләр яхшыргач, дип ераккарак яшереп куябыз. Ә алар тузан җыеп озак еллар яталар, чериләр, бозылалар, ә яхшырак вакыт бер дә килеп җитми. Ә бит яшәгән гомернең һәр мизгеле яхшы вакыт икәнен онытабыз.
“Иртәгәдән ябыга башлыйм”, “тартуны ташлыйм”, “быел булмады инде ялга барып, киләсе елга барырбыз”... Гел киләчәктә булыр дип көтәбез, ә бүген рәхәтләнеп яшәргә онытабыз, тормышыбызны үзгәртергә куркабыз.
Уйланыр өчен интернет киңлекләреннән алынган бер текстның тәрҗемәсен тәкъдим итәбез:
“Махсус очрак”
Яшәгәннәр ди хатын белән ир, ботка пешергәннәр, кышка банкалар япканнар. Балконнарында – чана, карават астында тузанга баткан чыршы бизәү өчен йолдыз салынган тартма саклаганнар. Гомум алганда, хәсрәт-кайгыларсыз, яхшы яшәгәннәр.
Кунакка барган яисә махсус очракта киярмен дип бәрхет күлмәк, ике флакон кыйммәтле ислемай, кеше-фәлән килә калса дип алты хрусталь рюмка һәм бер шешә коньяк саклаганнар. Ә бер сумкада өреп кабартыла торган көймә яткан.
Вакыт үткән, күлмәк төссезләнгән, әкренләп рюмкалар саргайган, карават астындагы йолдыз шулай ук чыкмыйча яткан, көймә кибеп бозылган, чана тутыккан. Яшәгәннәр-яшәгәннәр һәм махсус очракны көтә-көтә картайганнар. Үлем гадәттәгечә көтмәгәндә килгән: тәрәзә юганда әби таеп егылып төшкән, шул ук көнне бабайны инфаркт еккан...
Балалар өйне җыештырганнар: чана, көймә, ислемай – чүплеккә очкан. Кимичә махсус очрак өчен сакланган бәрхет күлмәк тузан сөртергә, идән юарга ертылган...
Читайте нас