6 яшьлек улым кичә көннең буена шыңшып йөрде: “мине беркем дә яратмый”, “мине барысы да кыерсыта”, “миңа беркем дә игътибар итми”, “сез мине ишетмисез”... Әйтеп, аңлатып карыйм, сүзләремнең бер тәэсире дә юк. Йөри торгач, берзаман елап та җибәрмәсенме балакаем. Мин инде түзмәдем, эшемне ташладым да: “Кил монда, улым, әзрәк яратып алам үзеңне”, - дип кочагыма алдым. Бер минут та үтмәде, улымның иреннәрендә елмаю пәйда булды, күзләренә нур тулды, кәефе күтәрелде. “Әни, мин сине нык итеп яратам”, диде дә, әле яңа гына шыңшып йөргәнен онытып, мәш килеп уйный да башлады.
Менә шулай якын кеше кочакласа бөтен ару-талулар, кайгы-хәсрәтләр, борчылулар онытыла, авыртулар да хәтта басыла. Кочаклашу – уңай энергия белән алмашуның көчле процессы. Әлеге хәрәкәт эмоциональ киеренкелекне тотрыкландырырга, стрессны бетерергә, кәефне яхшыртырга, мигрень, күңел болгану, баш әйләнү, кан басымын бик яхшы профилактикаларга сәләтле.
Психологлар тере җан ияләренә кочаклаулар бик кирәк диләр. Безгә исән-сау булу өчен көненә дүрт-сигез, ә үсеш өчен 12 тапкыр кочаклашырга кирәк.
Кочаклаулар кешенең нормаль үсешенә, яратырга сәләтенә нык йогынты ясый. Бәләкәй чагында кочакка алынмаган бала агрессив булып үсә.
Кайберәүләр малайларны чын ир булып үссен өчен кырыс итеп тәрбияләргә кирәк, кочакларга, үбәргә ярамый диләр. Статистика мәгълүматлары да малайларны кызларга караганда 3 тапкыр азрак кочаклауны күрсәтә. Ә бит малайлар да кызлар кебек үк кочаклау, чәчләреннән сыйпау, аркаларыннан сөю шикелле яратуны белдергән физик контактларга мохтаҗлар.
Бүгенге көндә кешеләргә физик якынлык җитми диләр белгечләр. Бер карасаң, Интернет, телефон һәрвакыт якыннар белән элемтәдә калырга ярдәм итә, әмма иң мөһиме – тактиль хисләрдән мәхрүм итә.
Кочаклашыгыз, җәмәгать! Яраткан кешегезне, балаларыгызны, әти-әниегез, туганнарыгызны! Җылы кочак – табигать биргән иң яхшы дәва!