Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 ноябрь 2019, 12:00

Сорау-җавап

“Интернет-кибеттә сатып алган аяк киеменең үлчәме туры килмәде. Акчаны кире кайтарабыз, ә товарның "доставка"сы өчен мин барыбер акча түләргә тиеш диләр. Алар хаклымы?”

Сорау: “Интернет-кибеттә үземә аяк киеме сатып алдым, киеп карагач, аның размеры туры килмәгәне ачыкланды. Интернет-кибеттә акчаны кире кайтаралар, әмма товарны китергән өчен мин барыбер акча түләргә тиешмен диләр. Алар хаклымы?”
Ирина, Бөре шәһәре.
Җавап: Товар сатуның дистанцион ысулы кулланучылар хокукларын яклау турындагы законның 26.1 статьясында тасвирланган. Әлеге маддә нигезендә сатып алучы товар килеп җиткәнче теләсә кайсы вакытта, ә товарны тапшырганнан соң 7 көн эчендә баш тартырга хокуклы.
Сатып алучы товардан баш тарткан очракта, сатучы килешү нигезендә түләнгән сумманы аңа кире кайтарырга тиеш. Әмма товарны китертү чыгымнарын сатып алучы түли. Димәк, югарыдагы очракта сатучы хаклы.
Читайте нас: