Башкортстан предприятиеләре үз хезмәткәрләренә шулкадәр хезмәт хакын түләмәгән.
1 ноябрьгә республикада эшләп килүче 107 оешманың 10 меңнән артык хезмәткәренә хезмәт хаклары буенча 670 миллион сум күләмендә бурычлары җыелган дип хәбәр итә республика Дәүләт хезмәт инспекциясе.
Бурычларның күбесе гадәттәгечә банкротлык чигендә торучы предприятиеләргә туры килә: “ЭнергоТехСервис” (53,4 миллион), “Нефтепроводмеханизация” (46 миллион) һәм “Стәрлетамак машиналар төзү компаниясе”нең 43,3 миллион бурычы бар. Алар берничек тә җыелган бурычларын киметә алмый.
Бер ай вакыт эчендә, республикада күрелгән чаралар нәтиҗәсендә, , тоткарланып килгән 17,3 миллион сум хезмәт хакларын түләүгә ирешелгән.