Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 ноябрь 2019, 13:30

Теге дөньядан хат килгән

Бөекбританиядә яшәүче 6 яшьлек Холи Морган мәрхүм әтисенә хат язып салган була.

Бөекбританиядә яшәүче 6 яшьлек Холи Морган исемле кызчык бер ел элек үлгән әтисенә хат язып салган була. Көтмәгәндә ул җавап ала. Могҗизага тиң бу хәл турында Daily Mail басмасы язып чыгара.

Кызчык әтисенең вакытсыз вафат булуын бик авыр кичерә. Аны башкача бер кайчан да коча алмавына, һәм бу якты дөньяда юклыгына күңеле белән ышанмый. Ир бер ел элек чирләп үлеп китә. 2019 елның октябь аенда әтисенә 47 яшь туларга тиеш булган. Әтисен туган көне белән котлап кыз открытка яза. Конверт тышына ул “күктәге әтиемә”, дип куя да, әнисе белән икәүләп почта тартмасына илтеп салалар.

Берничә көннән соң кыз бала үзләренең почта тартмасыннан хат табып ала. Анда “Җиде кат күкне үтеп, бик күп йолдызлар аша чыгып, җәннәткә - әтиеңә тапшырылды” дип язылган була. Кызның әнисе почта хезмәткәрләренә хатны игътибарсыз калдырмаулары өчен зур рәхмәтен җиткерә. Әни кеше кечкенә кызының җавап хатына чиксез сөенгәнен сөйли. “Бу көнне Холли чиксез бәхетле иде. Хатны почтальон, чынлап та, әтисенә илтеп тапшырган дип уйлады һәм хатны әтисе укыгандыр дип, бар күңеле белән ышанды”, - дигән.

Бәләкәй чакта, әле могҗизага ышанган вакытта, балаларның күңелен күтәрү бик кирәк, әлбәттә. Бигрәк тә гаиләдә зур кайгы килгәндә балаларга аеруча игътибарлы булырга кирәк. Чөнки аларның күңеле нечкә һәм югалтуларны алар да бик авыр кичерә.

Читайте нас: