Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 ноябрь 2019, 16:55

Русия ярлылыкка каршы уңышлы көрәшәме?

Русиядә ярлылар санын 40 процентка киметү өчен елына 200 млрд сум акча бүлү җитәр иде дип саный Исәп палатасы башлыгы Алексей Кудрин.

Русиядә ярлылар санын 40 процентка киметү өчен елына 200 млрд сум акча бүлү җитәр иде дип саный Исәп палатасы башлыгы Алексей Кудрин. Бүген илдә 20 миллион кеше ярлылык чигендә яши. Кудрин фикеренчә, аларның һәрберсе өчен елына 10 мең сум сарыф итү дә җитәр иде.
Чиновник билгеләвенчә, әлеге вакытта халыкка социаль ярдәм күрсәтүгә 11 трлн.га якын акча тотыла. Бу тулаем продуктның 11 процентын тәшкил итә икән. Бирегә пенсия фондына трансферт (финанс ярдәм), социаль түләүләр һәм ташламалар керә. Исәп палатасы җитәкчесе белдерүенчә, бу түләүләр инвалидларга, Чернобыль авариясен бетерүдә катнашучыларга ярдәм күрсәтү өчен кирәк, шулай булса да 200 миллиард сум акчаны барыбер табарга мөмкин дип саный.
Чиновник 200 — 300 сум күләмендәге беркемгә дә ярдәм итмәгән, бары тик акча чыганакларын исраф кына иткән иске түләүләрдән баш тартырга кирәк дип тә белдерә.
Бөтендөнья банкы бәяләве буенча, бездә социаль ярдәм 20 процент очракта гына ярлыларга барып җитә.
Күптән түгел 2019 елның икътисад буенча Нобель премиясе лауреаты Абхиджит Банерджи акчаларны байлардан тартып алып ярлыларга биргән очракта күп проблемалар чишелер иде дип белдергән иде. Аның фикеренчә, тонналарча акчалар өстендә утырган черегән байлар товарга сорау үсешенә юл бирми, тигезсезлек һәм социаль киеренкелек үсешен китереп чыгара. Бу бик яхшы аңлашыла. Тик менә ул акчаларны байлардан ничек алырга — галим ул турыда фикерен әйтмәгән.
Читайте нас: