Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 ноябрь 2019, 11:45

Путин Меркель белән сөйләште

Русия президенты Владимир Путин телефон аша Германия канцлеры Ангела Меркель белән Украинадагы хәл-вакыйгалар торышы, атап әйткәндә, аның территориясе аша газ транзиты мәсьәләсе буенча фикер алышты.

Русия президенты Владимир Путин телефон аша Германия канцлеры Ангела Меркель белән Украинадагы хәл-вакыйгалар торышы, атап әйткәндә, аның территориясе аша газ транзиты мәсьәләсе буенча фикер алышты.
Ил җитәкчеләре Золотое торак пункты һәм Луганск станицасы районында кораллы көчләрне бер-берсеннән ерагайту һәм “Штайнмайер формуласы”на кул кую сорауларын тикшерде. Яклар Украина конфликтын көйләүгә юнәлтелгән килешүләрне саклау мөһимлеген ассызыклады.
Кремльнең матбугат хезмәте белдерүенчә, сөйләшүдә Украина законында Донбассның аерым статусын ныгыту мөһимлеге билгеләнде.
Путин һәм Меркель шулай ук үз илләренең “норманд дүртлеге”ндә эшләрен координацияләү, шул исәптә “норманд форматында” саммит әзерләү мәсьәләләре буенча да фикер алышты.
Арытаба алар Украина аша Русия газын транзитлау шартлары турындагы өчъяклы — Русия, Украина һәм ЕС Комиссиясе вәкилләре катнашлыгында барган — сөйләшүләргә дә кагылды.
Моннан тыш, Путин һәм Меркель Ливиядә тизрәк һәм алдан куелмаган шартларсыз сугышны туктату, шулай ук Сүриядә гуманитар мәсьәләләрне чишү мөһимлеге турында да сөйләште.
Читайте нас: