Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 ноябрь 2019, 17:41

Күкәй килми авылдан...

Ә ни өчен икән? Бу сорауга җавапны тәкъдим ителгән видеодан эзләгез.

Ә ни өчен икән? Бу сорауга җавапны тәкъдим ителгән видеодан эзләгез.
Хәбәрләр күз ачып йомган арада дөнья киңлекләрен урап чыккан заманда яшибез. Кем әйтмешли, Җир шарының бер читендә төчкергәнгә икенче читендә ярхәмбикә Алла (дөрес язылышы: йархамукаллаһ) дип, тазалыкка – байлыкка юрап утырабыз. Ләкин хәбәрләрнең төрлесе бар шул, яхшыларына караганда яманнары күбрәк. Менә әле генә ватсапыма бер видео килеп төште дә ни еларга , ни көләргә белми утырам.
Видео Әнвәр Нургалиев башкарган “Соң дисеңме әллә?” дигән бик популяр җырның идеясен кулланып төшерелгән. Бик яратам мин ул җырны, иң беренче ишеткәч тә сүзләре уйланырга мәҗбүр иткән иде.
Бу видео да минем өчен эссез үтмәде, чөнки анда сүз гәзиткә язылу турында бара. Башта ишеткәч тә мунча ягу, күкәй төрү өчен гәзиткә язылдым дигән сүзләренә ачуым килгән иде. Чөнки без гәзитне дөнья – ил –республика хәбәрләре белән таныштырып бару, халык белән власть арасында туры бәйләнеш булдыру, рухи азык тарату, мәдәниятебезне, телебезне саклау максатыннан чыгарабыз, ә бу егет күкәй төрү өчен дип җырлый...
Ләкин ахырына кадәр тыңлагач, ачуым сүрелде. Бактың исә, җырны үзенчә үзгәртеп җырлаучы бик урынлы сорау куя бит –“Гәзиткә язылдыгызмы?”
Чынлап та, ә сез, шушы хәбәрне укучылар, гәзит-журналларга языласызмы соң? Мәсәлән, “Өмет”кә? Акча җитми, кыйммәт дисезме? Әлеге җырда әйтелгәнчә, суык мунчада юынып булмаган кебек, рухи азыксыз яшәп булмый. “Өмет”кә язылырга санаулы көннәр генә калып бара, почтага барып язылып куегыз, соң инде дип әйтергә калмасын...
Читайте нас: