Бүген пенсия турында уйланмаган кеше юктыр – хаклы ялга чыгарга җыенучылар пенсия аласы көннәрен санап бер булса, кайбер яшьләр дә хаклы ялга иртәрәк чыгарга хокук бирүче һөнәрләр сайларга тырыша: кемнәрдер яшь белгеч сыйфатында ерак себер якларына юллана, кемнәрдер хәрби карьерасын сайлый.
Без бүген пенсия системасы зур үзгәрешләр кичергән илдә яшибез. Безнең пенсия системасын дөньяда иң яхшысы дип тә булмый, начарлар рәтендә дә түгел ул. Күпләребез кызыксынадыр - ә кайсы илләрдә пенсия системасы иң әйбәте? Һәм иң начары? Бераз байкау ясыйк.
Әлеге вакытта галәм халкының 9 % яше буенча пенсиядә санала. Ә 2070 елга, БМО мәгълүматлары буенча, Җир шарында яшәүче һәр бишенче кеше пенсия яшендә булачак.
Иң яхшылар һәм иң начарлар
“Бүгенге көндә иң камил пенсия системасы Даниядә һәм Нидерландиядә, - диләр экспертлар. – Анда ярлы пенсионерлар юк, барысы да тулы канлы, актив тормыш белән яши. Минималь пенсия күләме – 2800 доллар. Ирләр дә, хатыннар да 65-67 яшьтән пенсиягә чыга. Алар хаклы ялга чыккач, яши генә башлыйбыз, диләр. Кемнәр аз алып эшләгән яки бөтенләй эшләмәгән, шуларга дәүләттән зур түләүләр каралган. Ул сумма ашауга, яшәүгә, хәтта берникадәр күңел ачуга тулысы белән җитә.
Бу ике илдән кала тагын да 11 илдә пенсия системасы бик күп плюсларга ия, әмма камилләштерергә кирәк яклар байтак әле. Болар – Австралия, Финляндия, Швеция, Норвегия, Сингапур, Яңа Зеландия, Канада, Чили, Ирландия, Швейцария һәм Германия.
Әлеге илләрдән тагын бер баскычка түбән торучылар – Гонконг, АКШ, Малайзия, Франция, Перу, Колумбия һәм Польша һәм тагын да җиде ил. Боларының пенсия системасында уңай яклар да, кайтыш һәм кимчелекле яклар да байтак.
Иң начарлары – Көньяк Корея, Кытай, Япония, Һиндстан, Мексика, Филипиннар, Төркия, Аргентина һәм Таиланд.
Бу рейтингта Русия пенсия системасы анализланмаган. Бүген Русиядә уртача пенсия күләме – 14 мең сум тирәсе. Русиялеләрнең хыялы – 40 мең сум тирәсе пенсия алып яшәү. Әлегә мондый пенсияне депутатлар, судьялар, кайсыбер категория артистлар гына ала.
Депутатларның пенсия күләме “Федерация Советы әгъзасы статусы һәм Русия Федерациясе Федераль Җыелышы Дәүләт Думасы депутаты статусы турында”гы федераль законның 29 маддәсе белән көйләнгән. Шушы законга ярашлы рәвештә, депутатка хаклы ялга чыкканда өстәмә каралган. Әйтик, вазыйфада 5 елдан алып 10 елга кадәр эшләгәндә ул өстәмә – 55 %, Дәүләт Думасында 10 елдан артык утырганнарга 75% тәшкил итә.
2018 елда безнең илдә депутатның уртача айлык эш хакы 399,3 мең сум тәшкил иткән. Керем салымын түләгәннән соң депутатыбызның кулында шыгырдап торган 374, 4 мең сум торып кала. Шунысы бар – депутат пенсиясенә өстәмә хезмәт хакыннан түгел, ә акчалата бүләктән чыгып өстәлә. Аның күләме ел саен инфляция размерына карап индексацияләнә һәм ул 2018 елда 84, 7 мең сум булган. Дума депутаты 5 елдан алып 10 ел эшләсә, страховка пенсиясенә 46,6 мең өстәмә, 10 елдан артык утырса 63,5 мең сум ала.
2019 елның сентябрь ае мәгълүматлары буенча, илебездә уртача пенсия күләме 14 198 сум тәшкил иткән.
Исемлекне бераз киңәйттеләр
Бүген илле яшне узган һәркем үзенең кайсы елда, нинди айда пенсиягә чыгасын алдан исәпләп куйган дисәм, һич кенә дә шаяру булмас. Бүген-иртәгә хаклы ялга җыенучылар бераз гына булса да алданрак чыгып булмас микән дигән өмет белән яши. Бу җәһәттән якын киләчәктә тагын бер зыянлы һәм куркыныч һөнәр вәкилләренең пенсиягә иртәрәк чыгу мөмкинлеге туачак. Әле Русия Хезмәт министрлыгы тарафыннан бу хакта приказ әзерләнгән. Ул әле җәмәгать тыңлаулары үтә. Сүз “җир астында үзйөрешле машиналар машинисты” һөнәре турында бара.