Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 ноябрь 2019, 14:00

Балам – сугыш чукмары

Ике малай әнисе булгач, улларым (берсе – мәктәптә, икенчесе – балалар бакчасында) сирәк-мирәк сугышып кайткалыйлар. Ирем бу нормаль күренеш дип әйтә...

Ике малай әнисе булгач, улларым (берсе – мәктәптә, икенчесе – балалар бакчасында) сирәк-мирәк сугышып кайткалыйлар. Ирем бу нормаль күренеш дип әйтә. Алар бит малайлар, ә малайларның барсы да сугыша һәм шулай тиеш тә, ди. Иремнең сүзләре дөресме, әллә улларыбызга тәрбия җитми микән?
Табигать шулай яратканмы әллә тәрбия җитеп бетмиме?
Малайларда агрессив тотыш кызларга караганда 3-4 тапкыр ешрак күзәтелә, ди белгечләр. Ирләр бит гомумән кызуыраклар. Кайбер галимнәр моны гормоннарга бәйли. Икенчеләре инде тәрбиягә сылтыйлар, янәсе ата-аналар кыз балаларны “кызлар сугышырга тиеш түгел” дип, ә малайларны “үзеңне дә кыерсыттырма, көчсезләрне дә якла; ирләр еларга тиеш түгел...” дип үстерә.
Үсә барган саен малайларга акыл керә һәм агрессия көчсезләнә, әлбәттә, әмма бәләкәй чактагы сугыш чукмарларының берникадәр өлеше чал чәчләргә кадәр сугышып-ызгышып йөри. Шуңа күрә бу теорияләрнең кайсысы хак булуы билгеле түгел.
Нинди очракта табиб кирәк?
Агрессив тотыш кайсы очракта психик тайпылышның билгесе булып тора икән?
Әгәр 6 яшьтән зуррак балада түбәндәге 7 үз-үзен тотыш үзенчәлекләренең 4есе генә күзәтелсә дә, баланы психолог һәм психиатрга күрсәтергә кирәк.
- Бала еш кыза.
- Олылар белән еш талаша.
- Олыларның таләпләренә буйсынудан, җәмгыятьтә кабул ителгән кагыйдәләрне үтәүдән баш тарта.
- Кешеләрне махсус рәвештә үрти, ачуландыра.
- Гел үзенең хаталарында әйләнә-тирәдәгеләрне гаепли.
- Тиз кыза, еш ачулана, усаллаша.
- Үчләшә.
Баланың холкын басынкылап буламы икән?
*Агрессив улыгызга чын ирләрнең тотанаклы, сабыр булуларын аңлатып, исенә төшереп торыгыз. Йодрыкларны төйнәр алдыннан кеше уйларга тиеш.
*Аны көрәш секциясенә бирегез. Анда малайның агрессиясе хәрәкәт энергиясенә әвереләчәк, ул үзконтроль күнекмәләрен алачак һәм аңарда үз-үзенә ышаныч уяначак.
*Сөйләшергә, аралашырга өйрәтегез. Тикшерүләр күрсәтүе буенча, сөйләм теле начар үсешкән балалар агрессиврак булалар.
Түземлек һәм сабырлык таләп ителә монда. Бала холкын басынкылату –авыр эш, әлбәттә,әмма өметсез түгел.
Читайте нас: