Чиләбе өлкәсенең Усть-Катау шәһәрендә торак йортта янгын вакытында, полициягә өч баласын эзләп мөрәҗәгать иткән хатынның мәетен тапканнар.
Балаларны шул ук көнне табып алалар, тик шунда ук өйгә кайтармыйлар. Чөнки алар соңгы 11 ел тулысынча изоляциядә яшәгән, ә әниләре аларны ишегалдыннан читкә чыгармаган.
55 яшьлек тегүче Динә Азизова, качып киткән балалары полиция бүлегендә булуларын белгәч, өен яндырган. Яшүсмерләр бу вакытта хезмәткәрләргә өйдән качарга мәҗбүр иткән хәлләр турында сөйли.
Хатын йорт буйлап күзәтү камералары урнаштырган һәм балаларны бер адым да читкә җибәрмәгән. Аларга Интернет белән файдалану һәм тышкы дөньядан кем белән дә булса аралашу тыелган. Өлкән кызына 20 яшь, тик балигъ булгач та, әнисе аны йорттан чыгармаган. Ул энесе һәм сеңлесе белән бергә качарга булдым дип сөйли.
Балаларның өчесе дә яшьтәшләреннән нык калышалар, әмма укый һәм яза беләләр. Гаилә опека һәм попечительлек органнарында исәптә тормаган.
Чиләбе өлкәсенең социаль мөнәсәбәтләр министрлыгында хезмәткәрләре җавапка тарттырылмаячак, дип ассызыкладылар, чөнки гаиләгә чыгу өчен бернинди объектив сәбәпләр дә булмаган. Ә опека органнары мөрәҗәгатьләр буенча гына эшли.
“Ханымның психик авырулар белән интегүен ачыклау кыен булачак. Әгәр аның кәгазьләре булса да, алар янгын вакытында янып беткән. Тик, мөгаен, ул табибларга йөрмәгәндер, чөнки ябык яшәү рәвеше алып барган. Балалары югалганнан соң ананың үзе полициягә килүе, ә аңарчы камералар куюы аның үлчәнгән карарлар кабул итәргә сәләтле булуы хакында сөйли. Өстәвенә, ут төртеп ул үзенә каршы бөтен дәлилләрне юкка чыгарган, димәк, барысы да ачыкланса, аны җәза көтә дип шикләнгән. Бу ханымның диагнозы булмаса да, ул күпьеллык психозда булганлыгы күренә,” - ди психотерапевт Гелена Иванова.