Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 ноябрь 2019, 15:48

Кайчан кыш җитә инде?

Климатик шартлар буенча, кар 7-10 ноябрьдә ятарга тиеш булган инде.

Иртәгә, 13 ноябрь көнне атмосферадагы процесслар автивлаша. Күпчелек районнарда кар катыш яңгыр явачак. Юлларда урыны-урыны белән бозлавык. Төнлә термометр баганалары +1 ...-4 градус күрсәтәчәк. Көндез бераз җылырак -2 ...+3 градус.


Пәнҗешәмбе көнне, 14 ноябрьдә әлләни явым-төшем күзәтелми. Ә менә антициклонның салкын өлешендә һава температурасы төшәчәк: төнлә -1 ... -6 градус, аязытканда -12 градуска кадәр суытачак. Көндез -3 ...+2 градус.

Синоптиклар мәгълүматлары буенча, кичә, 11 ноябрьдә, кар катламы республиканың нибары 30% территориясендә генә күзәтелгән: үзәк өлеш, таулы районнар һәм урыны-урыны белән Урал аръягында. Ә менә климатик шартлар буенча, кар 7-10 ноябрьдә ятарга тиеш булган.
Читайте нас: