Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 ноябрь 2019, 17:06

Каһарманнарны онытмыйк

Алдагы елда Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгелиячәкбез.

Тантаналы чараларга әзерләнү эшләре башланды да инде. Бу уңайдан Хөкүмәтнең чираттагы киңәшмәсе үткәрелде. Киңәшмәдә Республика Башлыгы Радий Хәбиров чыгыш ясады: “Без данлыклы яугирләргә бай төбәк. Тик аларның батырлыгын мәңгеләштерү буенча эшләр бик җай алып барыла. Мәсәлән, Словения һәм Чехословакиядә партизан отрядлары оештырып, аларга җитәкчелек иткән Вафа Әхмәдуллин һәм Даян Мурзинның хәрби батырлыклары тиешенчә бәяләнмәгән. Хәбәрсез югалган хәрбиләребезнең язмышын ачыклауны да җанландыру сорала. Каһарманнарыбызның каберләрен, һәйкәлләр һәм обелискларны тәртиптә тоту буенча киң җәмәгатьчелекне җәлеп итәргә кирәк. Бүгенгесе көндә исән-сау булган ветераннарыбызны онытмыйк. 2020 елның 9 май көненә торак белән тәэмин ителмәгән бер ветеран да калырга тиеш түгел. Һәрбер ветеранның яшәү шартларын күз уңыннан төшермәскә кирәк”,- диде Радий Фәрит улы.

Әткәндәй, легендар героебыз Миннигали Шәйморатовка, Совет мәйданында атлы һәйкәл урнаштырылачак.



Читайте нас: