Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 ноябрь 2019, 18:19

Алма булса, шундый булсын!

Бер алманы икегә бүлә ул.Пычак белән аны кем дә бүлә. Ә менә кул белән, тотып алып, шартлатып бүлеп бирегез әле?..

Бер алманы икегә бүлә ул.
Пычак белән аны кем дә бүлә. Ә менә кул белән, тотып алып, шартлатып бүлеп бирегез әле?..
Хәер, бездә андый көчле кешеләр бардыр ул. Ә менә япон кызының алманы 10 секунд эчендә нәкъ урталай бүлүен күргәч, ватандашлары чынлап торып аптыраганнар. Булдырган да шул. “Бәләкәймен, ябыкмын”, дип тормаган.
“Каян килә андый көч?” диләр икән бу видеоны караучылар.
Видео тиз арада бик күп лайклар җыеп өлгергән. Японнар, дөньядагы иң акыллы кешеләр, алманы кул белән әнә шулай нәкъ урталай бүлеп булуын әлегә кадәр белми яшәгәннәр.
Соңрак бу туташ барысына да рәхмәт әйтеп, алманың ике өлешен дә чиратлап ашап куюы турында язган. “Бу кадәр көчле булгач, үземне «горилла» итеп хис иттем”, - дип яза ул шаяртып.
Читайте нас: