Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 ноябрь 2019, 03:21

Савыт-саба юа торган губка – коточкыч инфекция чыганагы

Губкада яшәгән микроорганизмнарның санын белсәгез... Ярый әле күзгә күренерлек түгелләр.

Роспотребнадзор белгечләре әйтүенчә, савыт-саба юа торган губканы атнасына бер тапкыр булса да яңасына алыштырып торырга кирәк.


Чөнки озак кулланышта булган губкада 360 төрле бактерия яшәргә мөмкин. Аның тышкы ягында да, эчке ягында да куркыныч микроорганизмнар “кайнаша” һәм алар вакыт үткән саен артып тора икән. Бактерияләр сәламәтлек өчен зыянлы, төрле авырулар, инфекцияләр (кискен эчәк авырулары, стафилококк) китереп чыгарырга мөмкин.
Галимнәр әйтүенчә, куркыныч бактерияләр раковинада, өстәлдә, тураклау тактасында, суыткыч тоткасында да күпләп "оялый". Шуңа күрә һәр җирне көн дә дезинфекцияләп, юып, корытып торырга киңәш ителә. Коры җирдә бактерия тиз үрчеми. Аш бүлмәсе тастымалын һәм өстәл чүпрәкләрен дә атнасына бер тапкыр юарга кирәк.
Читайте нас: