Башта йомырканы шикәр белән туглыйбыз, ак майны эретеп салабыз, 1 кап камыр кабарткычны өстибез, бананны изеп шушы массага кушабыз. Һәм он өстибез. Килеп чыккан камырны өч өлешкә бүләбез. Духовкага куеп, 160 градуста пешерәбез. Әзерләнгән өч корж өстенә алдан эшләнгән крем ягып, 1 бананны һәм 6-7 бакча җиләген кисеп өстенә тезәбез. Чәйләрегез тәмле булсын.