Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 ноябрь 2019, 12:55

Янып тора миләшләр

Миләш агачын рәнҗеткән кеше сәламәтлеккә туймый һәм хәерче була, дип ышандырганнар.

Кыш җитеп килә инде. Бакча җимешләре, җәйге-көзге муллык келәтләргә кертеп урнаштырылды. Барысы да келәттә кебек. Тик ак кар салкыныныннан тагын да алланып, балланып киткән җимешләре белән күзләрнең явын алып бер җимеш агачы утыра әле. Янып торган кызыл миләш күзләре ирексездән еламаерга мәҗбүр итә, күңелне хисләндереп җибәрә. Әй, миләшләр, сердәшләр, суык түгелме сезләргә?
Бу кадәр ут-ялкын кызыллыгына ия булгач, салкын түгелдер бу чибәрләргә. Шулай уйлап, миләштән рөхсәт сорап, сак кына өзеп алып, җимешләрен тел очына саласың. Мммм... Нинди татлы алар!
Тормыш кебек алар. Мәхәббәт кебек. Сөю ялкыны кебек. Үзе ачы, үзе татлы. Үзе тәмле, үзе бөреп ала... Үзе шифалы!
Нигәдер, нәкъ миләшләр, аларның шифасы турында язасы килә бүген...
Миләшкә халык гомер буе хөрмәт белән караган. Аны кисмәгәннәр дә, сындырмаганнар да. Миләш агачын рәнҗеткән кеше сәламәтлеккә туймый һәм хәерче була, дип ышандырганнар. Күз тиюдән саклый торган агач та әле ул, моның өчен өлкәннәр "Әтәч тавышын ишетмәгән" агач ботагын кулланырга кушалар.
Ис тигән очракта да иң элек миләш ашатканнар.
Кызыл миләш бик яхшы дәвалау үзлекләренә ия. Аның сутын халык медицинасында атеросклерозны һәм гипертоник авыруларны дәвалау өчен файдаланалар. Миләш төнәтмәсе дизентерияне дәвалау өчен дә кулланыла. Ашказаны, эчәк авырулары вакытында аннан төнәтмә ясап эчәргә киңәш итәләр.
Шулай ук миләш суты бөердән ташларны чыгару өчен дә файдаланыла. Моның өчен 400г миләшне изәләр, аңа 2 литр кайнаган су һәм бераз шикәр комы салалар, дүрт сәгатьтән соң болгатып сөзәләр һәм эчәләр.
Эч катканда берничә атна буена көнгә өч тапкыр 70-100 грамм шундый сут эчәргә киңәш ителә. Ул бөердән ташларны чыгарырга да булыша. Табиблар исә диабет белән чирләгән авыруларга, бавыры авыртканнарга миләш ашарга куша.
Халык медицинасында ул кан басымын нормада тоту өчен дә кулланыла. Моннан тыш кызыл миләшне изеп, шикәр комы һәм кайнар су белән болгатып, йоклар алдыннан эчү дә файдалы.
Кызыл миләштә С һәм К витаминнары, микроэлементлар күп. Анда шулай ук каротин һәм Р витаминнары бар. Моннан тыш аларда алма, лимон, йөзем, гәрәбә кислоталары (барысы бергә 2% тан артык), пектиннар, флавон һәм дуплау матдәләре, эфир мае, микроэлементлар (марганец, тимер, бакыр һ.б.) бар.
Миләштән витаминлы сироп, компот, кайнатма, как, шәраб, ликерлар әзерләп була.
Витаминнарга бай булганлыктан, миләшне хәлсезләнгәндә һәм кан аз булганда файдаланалар. Гиповитаминозлар вакытында 2 стакан кайнаган суга 2 чәй кашыгы миләш исәбеннән төнәтмә ясыйлар, 1 сәгать төнәтәләр һәм тәм өчен шикәр өстиләр. Әлеге күләмдәге төнәтмәне көнгә 3—4 тапкыр тигез микъдарларда эчәләр. Аны витаминнар җитмәү аркасында барлыкка килгән авыруларга каршы профилактик чара буларак та кулланалар. Еш кына, гипо- һәм авитаминозларны булдырмау өчен, 1 аш кашыгы миләш җимешләрен 1 стакан кайнаган суда чәй кебек пешерәләр һәм көнгә 2—3 тапкыр яртышар стакан эчәләр.
Көзен һәм кышын төнәтмәне түгел, ә яңа сыгылган яки шикәрләп алынган сутын көнгә 3—4 тапкыр 1 әр аш кашыгы эчү яхшырак.
Ашказаны сыекчасының әчелеге аз булганда, ашарга 20—30 минут кала, 1 чәй кашыгы миләш суты эчәргә кушалар. Сут үт кудыру үзлегенә дә ия. Миләшнең киптерелгән җимешләре, төнәтмәсен еш кына бераз эчне йомшартучы һәм кан китүне туктатучы, шулай ук бөерләрдә таш булганда, нефритлардан, подаградан, ревматизмнан — сидек кудыручы чара буларак та кулланалар. Сирәк кенә холециститлар вакытында үт суы кудыручы буларак файдаланалар.
Миләш суы. Стакан ярым суга бер кашык изелгән миләшне салып пешерергә. Көнгә 2-3 мәртәбә яртышар стакан эчәргә.
Миләш суты. 2кг миләшне юып, 2 литр суга салырга һәм йомшаганчы пешерергә. Иләк аша уып сыгарга һәм пыяла банкаларга салып, 15 минут пастеризацияләргә.
"Алтын көз" эчемлеге
Гөлҗимешне ваклап, миләш белән кушарга, өстенә кайнаган су коярга ( кипкән миләш 2 аш кашыгы, кипкән гөлҗимеш 2 аш кашыгы, су 1 литр, шикәр 50грамм), 10 минут кайнатырга, 4-5 сәгать төнәтергә һәм, кирәк булса шикәр өстәп, сөзеп эчәргә.
"Кама" миләш суты
2 стакан миләш суты, 4 аш кашыгы бал, 4 аш кашыгы мүк җиләге сутын кушарга. Сөт өсте белән ашарга.
Шикәрле миләш суты
Миләш сутына шикәр ширбәте өстәргә (миләш суты 550 грамм, ширбәт 450 грамм), кайнау хәленә җиткереп, банкаларга тутырып куярга.
Читайте нас: